(Казан
шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Алинә Бережная). Казанда «Крылья Советов» паркында
бу атнада «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты эшли башлый. Айга ике тапкыр ачык һавада
совет чорының классик һәм авторлык фильмнарын бушлай күрсәтәчәкләр. Чара
социаль дистанцияне үтәп башкарылачак - тамашачылар өчен махсус тамгалар
ясаячаклар. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында коронавирус таралуга каршы
тору буенча штаб утырышында «Парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ директоры
Марат Закиров сөйләде.
Татарстан Республикасы паркларда һәм скверларда
чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчкәннән соң, барлык санитар нормаларны
саклап, ачык һавада кечерәк чаралар әкренләп яңартыла, дип ассызыклады «Парклар
һәм скверлар дирекциясе» МБУ директоры Марат Закиров.
Мәсәлән, Кабан күле яр буенда дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе
көннәрендә йога практикасы, якшәмбе көннәрендә медитация дәвам итә. Шунда ук яр
буенда татар теленең сөйләшү клубы уза. «Сөйләм дәресләре клубы аралашырга һәм
татар телендә фикерләрне дөрес формалаштырырга өйрәтә», - дип билгеләп үтте
М.Закиров. Тиздән казанлыларның яраткан ял итү урынында «Время кино» кино
күрсәтүләре башланачак.
«Яшел фитнес» проекты да яңартылды. Быел дәресләр
шәһәрнең ун иҗтимагый киңлегендә - Горький, Урицкий паркларында, «Сосновая
Роща», «Крылья Советов», Җиңү, «Калейдоскоп» һәм «Комсомолец», Горки-Әмәт
урманында, Кабан күле буенда, «Комсомол» күлендә узачак. «Барлык парк чаралары
кебек үк, бушлай тренировкалар алдан теркәлү буенча оештырыла, чөнки
катнашучылар саны буенча чикләүләр гамәлдә - 20-дән артык түгел», - дип сөйләде
М.Закиров. Zelfi.ru сайтында һәм Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль
челтәрләрендә тулы җәдвәлне табарга һәм дәресләргә теркәлергә мөмкин.
Шулай ук «Ак чәчәкләр» бульварында иҗат остаханәсе
ачылды, ә Горки-Әмәт урманында әлеге сезонда беренче Балалар барахолкасы булды.
Шул ук вакытта шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә
төзелеш эшләре дәвам итә. Аерым алганда, «Черек күл» паркында юл катламнарын
алмаштыру, коммуникация системаларын һәм яктылык җиһазларын монтажлау башланды.
Паркның берничә аллеясы инде ябылган, анда гранит валчыктан һәм поребриклардан
өслек алынган. «Бу атна азагында, 17-нче июльдән, юлларның катламналарын
алыштыру эшләре уңаеннан, без паркның җәмәгать бәдрәфен ике атнага ябарга
мәҗбүр булачакбыз», - дип билгеләп үтте М.Закиров һәм паркның махсус рәвештә
керү өчен ябылмавын җиткерде.
Моннан тыш, «Континент» паркында скейт-мәйданчыкны
төзекләндерү башланды, экстремаль спорт сөючеләрне эшләр вакытында Урицкий
исемендәге паркта яңа скейт-мәйданчыкта көтәләр, анда быел спортчылар соравы
буенча яктырту җайланмалары урнаштырылган.
Шулай ук М.Закиров шәһәрдә Аккош күле һәм Комсомол
күле янында яңартылган ике шәһәр пляжы эшләве турында сөйләде. «Пляжларның
икесе дә барлык тикшерүләрне үтте, монда коткаручылар һәм куркынычсызлык
хезмәтләре эшли. Парклар һәм урман паркларының иҗтимагый территорияләре ачылды
һәм көн саен территорияләрне җыештыру эшләре бара», - дип сөйләде М.Закиров.
Ләкин һаман да сулыкларда коену тыела, шулай ук учаклар кабызу һәм күмер яндыру
рөхсәт ителми. Спикер ял итүчеләрнең барысын да иҗтимагый киңлекләр
инфраструктурасына сак карарга чакырды - автомобильләрдә тыюлык зонасына һәм
яшел массивларга кермәскә, сәүдә объектларын, душ һәм балалар таганнарын
ватмаска кирәк, диде.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, паркларда һәм
скверларда планлаштырылган барлык чаралар Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча
башкарыла. «Шуңа да карамастан, кешеләр арасында социаль дистанцияне сакларга
һәм башка саклану чаралары турында онытмасак иде», - дип билгеләде И.Метшин.