(Казан
шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Алсу Сафина). Казанда агымдагы елның беренче
яртыеллыгында 382 күп балалы гаилә Татарстан Республикасы Биектау районының Яшь
Көч авылы янындагы җир участокларын сайлаган. Казанның 6625 гаиләсе бушлай җир
участогы алу хокукын гамәлгә ашырган. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус
инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында билгеләп үткәнчә, әлеге
иң катлаулы программаларның берсе алга таба да дәвам ителәчәк.
Бүгенгә җир участогын түләүсез алу хокукы булган
гражданнар исемлекләренә кертелгән күп балалы гаиләләрнең гомуми саны 14094
гаилә тәшкил итә. Шул ук вакытта ел башыннан исемлек 452 яңа күп балалы гаилә
белән тулыланды, дип хәбәр итте штабта Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты
рәисе Ренат Галәветдинов.
Хәзерге вакытта Казанның 7469 күп балалы гаиләсен җир
участогы белән тәэмин итәргә кирәк. Якынча 1020 гаиләне муниципаль һәм федераль
милектәге территорияләрдән участоклар белән тәэмин итәргә мөмкин. Шуның 520 җир
участогы төзелгән һәм дәүләт кадастр исәбенә куелган, аларны шәһәрнең күп
балалы гаиләләре арасында бүлү эше алып барыла. Р.Галәветдинов сүзләренә
караганда, калган 500 җир участогы кадастр исәбенә куелу стадиясендә. Аерым
алганда, бу - Колсәеттәге 74 га мәйданлы территория, 17 га - Сокурыйда һәм 2,7
га - Каймарада.
«Бүгенгә шулай ук Татарстан Республикасы Биектау
районында урнашкан 963,6 га мәйданлы яңа федераль территорияне әйләнешкә кертү
буенча эш алып барыла, ул якынча 3972 җир участогы формалаштырырга мөмкинлек
бирәчәк», - дип өстәде Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе. ТР Җир һәм
мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бу массивтан дүрт җир участогы төзеп бетергән
инде. Саклау зоналары һәм йөкләмәләр турында мәгълүмат алу эше оештырылган.
Шуннан соң барлык материаллар Казан Башкарма комитетына территорияне
инженер-геодезик тикшеренүләр уздыру, территорияне планлаштыру һәм ызанлау
проектларын эшләү, шәһәрнең күп балалы гаиләләре арасында аларны алга таба бүлү
максатында җир участокларын дәүләт кадастр исәбенә кую өчен тапшырылачак.
«Гамәлгә ашыру өчен иң
катлаулы программаларның берсе - күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән
тәэмин итү. Программа стартында исемлектә 2 мең гаилә бар иде, һәм безгә
Казанда җирләргә булган кытлык шартларында бу күтәрә алмаслык штанга кебек
тоелды, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - ТР Президентына, күрше районнарга,
лендлордларга рәхмәт, без алар белән шәһәр активларына алмаштык. Без 6,6 меңнән
артык күп балалы гаиләне җир участоклары белән тәэмин итә алдык. Әмма бүген
чиратта тагын 7 меңнән артык гаилә тора. Быел күп балалы гаиләләр 382 участок
алды инде, бу эшне дәвам итәчәкбез».