(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Казанның мактаулы гражданы
исеме Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев һәм
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты
Салават Фәтхетдиновка бирелде. Мондый карарны бүген Казан шәһәр Думасы
депутатлары Ратушада уза торган XL сессиядә кабул итте.
Мактаулы гражданнар кандидатураларын депутатлар
каравына Казан Мэры Илсур Метшин кертте. «Күп еллар дәвамында алар Россия,
Татарстан Республикасы һәм Казан өчен хезмәт куялар, үз эшләре белән данлап,
шәһәр, республика һәм аннан читтә яшәүчеләрнең лаеклы абруен һәм ихтирамын
казаналар», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
«Казанда искитмәле
белем алган көчле, тәҗрибәле идарәче»
«Сергей Петрович Зайцев, үз эшенең чын профессионалы
һәм актив гражданлык позицияле кеше, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен
яклауга, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга ярдәм итә», - диде И.Метшин.
Беренче класслы юстиция киңәшчесе, Россиянең
атказанган юристы, Россия Федерациясе прокуратурасының мактаулы хезмәткәре,
Казан заводында токарь буларак, 1977 елда хезмәт эшчәнлеген башлаган. 1987 елда
ул Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
Соңыннан прокуратура органнарына хезмәткә керә, анда шәһәр прокуроры
ярдәмчесеннән Россия Федерациясе субъектлары прокурорына кадәр юл уза.
«Казанда искитмәле белем алган көчле, тәҗрибәле
идарәче, үзен илнең иң эре төбәкләрендә хезмәте белән лаеклы һәм югары
профессиональ икәнлеген күрсәтте. 2011 елдан Сергей Петрович Зайцев Россия
Федерациясе генераль прокуроры урынбасары итеп билгеләнде. Ләкин шундый югары
урында торып та, туган шәһәре белән даими элемтәсен югалтмды. Әлеге вазифада
Сергей Петрович Идел буе федераль округы мәсьәләләрен дә җитәкли», - дип
билгеләде шәһәр башлыгы.
Сергей Зайцев даими рәвештә Татарстан һәм Казан
чараларында катнаша, алар прокуратура органнарының күзәтчелек эшчәнлеге
нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр
дәүләт бүләкләре һәм мактау билгеләре белән билгеләп үтелде.
«Салават
Фәтхетдинов - олы йөрәкле һәм изге күңелле кеше»
Шулай ук «Казанның мактаулы гражданы» исеменә
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты,
М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт
премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының татар
театр эстрадасы кафедрасы мөдире, автоспорт буенча халыкара класслы спорт
мастеры Салават Фәтхетдинов лаек булды.
Илсур Метшин ассызыклаганча, Татарстан Республикасы
һәм Башкортстан Республикасының халык артисты иҗаты бу регионнарда гына түгел,
аннан читтә дә билгеле. «Инде өч дистә ел дәвамында тыңлаучылар җырчыга, аның
харизмасы, рухи репертуары һәм йолдызлы апломб булмавы аркасында татар
мәдәниятен саклаучы һәм пропагандалаучы буларак үзләренең симпатияләрен
белдерәләр», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Хезмәт юлы дәвамында Салават Фәтхетдинов берничә иҗади
коллектив төзегән һәм үзе дә актив концерт эшчәнлеге алып бара. Аның музыкаль
репертуарында һәркем яратып өлгергән җырлар күп, аларның кайберләре популярлыгы
буенча легендар статус алган. «Ул үзен талантлы артист һәм оештыручы буларак
кына түгел, шулай ук автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры да буларак
та танытты. Салават Зәки улы һәрвакытта да талантлы һәм иҗади яшьләргә зур
ярдәм күрсәтә, күп кенә конкурсларны, стипендияләрне һәм яшь талантлар
фестивальләрен оештыручы булып тора», - диде Казан Мэры.
«Салават Фәтхетдинов - хәйрияче һәм меценат, олы
йөрәкле һәм изге күңелле кеше», - дип ассызыклады И.Метшин һәм артист даими
рәвештә балалар йортларына, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренә,
Кол-Шәриф мәчете фондына һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итә, дип өстәде.
Танылган җырчы «Салават» хәйрия кышкы автокроссларын оештыручы булып тора.
Актив хәйрия эшчәнлеге өчен Салават Фәтхетдинов «Әл-Фәхр» мактау ордены -
Россия Мөфтиләр Советының иң югары бүләге белән бүләкләнде.
Казан шәһәр Думасы депутатлары
тәкъдим ителгән кандидатураларны хуплады һәм «Казанның мактаулы гражданы»
исемен Сергей Зайцев һәм Салават Фәтхетдиновка бирергә карар кабул итте.