(Казан
шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь, Ксения Швецова). Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр
Думасы депутатларын сайлау 13-нче сентябрьдә булачак. Мондый карар бүген Казан
Мэры Илсур Метшин рәислегендә Ратушада уза торган Казан шәһәр Думасының XL
сессиясендә кабул ителде.
Быелның сентябрендә өченче чакырылыш Казан шәһәр
Думасы депутатларының вәкаләтләре чоры тәмамлана, һәм кануннарда билгеләнгән
сроклар нигезендә Казан шәһәр Думасы яңа муниципаль сайлаулар датасын
билгеләргә тиеш, дип искәртте Илсур Метшин. Закончылык тарафыннан барлык
дәрәҗәдәге сайлаулар уздыру өчен бердәм тавыш бирү көне билгеләнгән - 13-нче
сентябрьгә туры килә торган сентябрьнең икенче якшәмбесе, дип өстәде ул.
11-нче июньдә Татарстан Дәүләт Советы республика
Президентын сайлау көнен раслады - ул 13-нче сентябрьдә узачак. Шулай итеп, муниципаль
сайлаулар республика башлыгы сайлаулары белән бер үк вакытта узачак, дип
билгеләде Илсур Метшин.
«Шәһәр өчен мондый мөһим сайлау кампанияләре безгә
аларны оештыру һәм уздыру буенча аерым җаваплылык йөкли, - диде Мэр. - Сайлау
кодексы белән без тәэмин итәргә тиешле барлык сроклар һәм процедуралар төгәл
билгеләнгән. Бу эштә вак-төяк эш була алмый, һәм мин сайлауларны уздыруны
тәэмин итә торган барлык мәсьәләләрне үз вакытында хәл итү өчен шәһәрнең барлык
хезмәтләрен мобилизацияләргә чакырам».
Сайлауларның законлылыгы һәм барлык оештыру
мәсьәләләрен хәл итү өчен аерым җаваплылык муниципаль берәмлекнең сайлау
комиссиясенә йөкләнә, дип өстәде И.Метшин.
Киләсе сайлаулар, алдагылары кебек үк, катнаш сайлау
системасы буенча узачак, шул ук вакытта депутатларның яртысы бермандатлы сайлау
округлары буенча сайланачак, ә икенчесе - теркәлгән сәяси партияләр исемлеге
буенча, дип билгеләде Мэр.
И.Метшин искә төшергәнчә, федераль кануннар нигезендә
муниципаль сайлауларда барлык теркәлгән сәяси партияләр дә катнаша ала.
Татарстанда 37 төбәк бүлеге теркәлгән, шуларның дүртесе закон нигезендә имза
кәгазьләрен җыюдан азат ителгән. Аларга «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел
Россия» керә. Калганнары кандидатларны теркәү өчен бердәм сайлау округы буенча
сайлаучыларның 5 мең имзасын тапшырырга тиеш, бу шәһәр сайлаучылары санының
0,5%-ын тәшкил итә.
«Федераль закон, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
уставы нигезендә муниципаль сайлауларны билгеләү хокукы муниципаль берәмлекнең
вәкиллекле органына, ягъни Казан шәһәр Думасына тапшырылды, - диде Мэр. - Шулай
итеп, бүген без сайлау алды кампаниясенә старт бирергә тиеш».
Депутатлар проектны кабул итү
өчен тавыш бирде һәм 13-нче сентябрь датасын хуплады.