(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Ксения
Швецова). Казанда шәһәр Мэры Илсур Метшин карары буенча, казанлыларның өйләренә
барып медицина хезмәте күрсәтү өчен, Башкарма комитетның 15 хезмәт автомобилен
тапшырганнар. Бу шәһәрнең кайбер медицина учреждениеләрендә медперсонал
бригадасына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирде, дип хәбәр итте бүген эшлекле
дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау
министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Соңгы көннәрдә шәһәр поликлиникаларына йөкләнеш
сизелерлек артты, дип билгеләп үтте В.Жаворонков. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге
көндә поликлиникаларның 1339 кешесе медицина күзәтүе астында тора, бу -
коронавирус инфекциясенең югары куркынычы булган илләрдән кайткан казанлылар.
«Табиблар башка ведомстволардан битараф булмаган
хезмәттәшләренең ярдәмен тоя, - дип билгеләде В.Жаворонков. - Өстәмә
автомобильләр бирү карары өчен рәхмәт, бу медперсонал чыгуны оештырганда
киеренкелек градусын киметергә ярдәм итте».
Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәме 7804 чакыруга барган, шуларның меңнән артыгы -
җәмәгать урыннарына. Ашыгыч ярдәм күбрәк төрле авырулар янына чакырылган - 6
мең 344 тапкыр, бәхетсезлек очракларына табиблар 730 тапкыр чыккан, дип хәбәр
иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек
саклау учреждениесендә.