(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Алинә Бережная).
Казанның Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы итеп элек Киров һәм
Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын
башкарган Наил Минвәлиев билгеләнде. Яңа җитәкчене бүген Башкарма комитеттагы
эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Наил Минвәлиев 1993
елдан бирле муниципаль хакимият органнарында төрле вазифалар башкарган. «Наил
Юнысович профессионал, зур тәҗрибәле һәм сабыр, аның әлеге мөһим юнәлеш буенча эшне
яңа дәрәҗәгә кую өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар», - диде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Административ-техник инспекция
идарәсенең элеккеге башлыгы Дмитрий Кадыкеев агымдагы елның март башында 49-нчы
яшендә вафат булды.
Биография
Минвәлиев Наил Юныс улы 1964 елның 21-не июлендә
туган. 1987 елда «инженер» белгечлеге буенча Мәскәү энергетика институтын
тәмамлый, 2003 елда - РФ Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын. 1-нче
класслы муниципаль киңәшче дәрәҗәсе бар.
1989 елда - «Умелые руки» кооперативы электригы
(Казан);
1989 елдан 1993 елга кадәр - җиһазларга хезмәт күрсәтү
электромонтеры, Казан шәһәр Башкарма комитетының Су үткәрү-канализация хуҗалыгы
җитештерү идарәсенең канализация насос станциясе мастеры;
1993 елдан 1998 елга кадәр - торак-коммуналь хуҗалыкны
үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече, коммуналь хуҗалыкны үстерү бүлегенең
әйдәп баручы инженеры, торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү бүлегенең баш белгече,
Казан администрациясе башлыгы Аппаратының ресурсларны саклау бүлеге башлыгы;
1998 елдан 2001 елга кадәр - Казан хакимияте
департаментының коммуналь хуҗалык һәм энергетика бүлеге башлыгы;
2001 елдан 2005 елга кадәр - хакимият башлыгы
урынбасары - Казанның Киров районы администрациясенең ТКХ һәм төзекләндерү
бүлеге башлыгы;
2005 елдан 2006 елга кадәр - Казан хакимияте
Торак-коммуналь хуҗалык департаменты башлыгының беренче урынбасары;
2006 елдан 2010 елга кадәр - Казан шәһәре муниципаль
берәмлеге Башкарма комитетының Киров районы администрациясе башлыгының
урынбасары, беренче урынбасары;
2011 елдан 2020 елга кадәр - Казан муниципаль
берәмлеге Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының
беренче урынбасары;
2020 елның 23-нче мартыннан Казан шәһәре Башкарма
комитетының Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы.