(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Алинә Бережная). Бу минутларда «Татнефть Арена» боз спорт сараенда Гагарин Кубогы плей-офф сериясенең беренче матчы уза. Бозда Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» командалары очрашты. Спортчыларны беренче уен белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, «Ак Барс» хоккей клубы президенты Наил Маганов, «Нефтехимик» хоккей клубы президенты Азат Бикмурзин котлады.
Фәрит Мөхәммәтшин плей-офф сериясенең беренче уены Татарстанның ике көчле командасы арасында уза, дип ассызыклады. «Бүген якты, көтеп алынган вакыйга. Плей-оффны Татарстанның ике командасы ача. Бу спорт һәм хоккейдагы әһәмиятле вакыйга», - диде ул һәм уенчыларга матур, гадел уен теләде.
«Ак Барс» хоккей клубы президенты Наил Мәганов билгеләп үткәнчә, спортчылар өчен җанатарларның ярдәме бик мөһим. «Бөтен хоккей сезоны дәвамында «Ак Барс»ка ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Быел без «Ак Барс» уеннарына йөреш буенча рекорд куйдык. Команда сезнең ярдәмегезне тоя, без сезнең ышанычны акларга тырышачакбыз. Барысына да яхшы уен телим», - дип мөрәҗәгать итте ул спортчыларга һәм җанатарларга.
Ф.Мөхәммәтшин, И.Метшин, Н.Маганов һәм А.Бикмурзин уенга старт бирделәр. Алар хоккей мәйданчыгының үзәк әйләнешенә чыктылар һәм алканы символик рәвештә ташладылар. Матч башланды, спортчылар уенга кушылдылар. И.Метшин уеннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Хоккей - ул күңел халәте. Бөтен Татарстан хоккей өчен җан ата, без аның өч команда белән тәкъдим ителүенә шат. Бу җәһәттән Татарстан хоккее җиңә генә. Без бүген «Нефтехимик» уенчыларының, җанатарларның килүенә шат, алар яраткан командаларына бик матур итеп ярдәм итәләр. Һәрхәлдә, Татарстан хоккее җиңәчәк. Без җиңүләр телибез, иң көчле команда җиңсен», - диде Казан Мэры уен барышында уеннарны турыдан-туры трансляцияләүче «ТНВ» телеканалын алып баручылар белән әңгәмәсе вакытында.
Шәһәр башлыгы шулай ук 2023 елда УЕФА Суперкубогының Казанда узачагын искә төшерде. «Универсиада, йөзү буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы һәм футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң без чираттагы тапкыр халыкара спорт башкаласы статусын расладык. Казанның инфраструктурасы бик яхшы, стадион, җанатарлар, волонтерлар, кунакханә фонды, имин төзекләндерелгән аэропорт бар. Болар барысы да бүген Хельсинки, Минск, Белфаст, София, Алмата кебек эре шәһәрләр белән конкурентлы көрәштә җиңү яуларга мөмкинлек бирде», - диде Мэр.
«Без бу эшне системалы рәвештә башкардык, бу Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, беренче Президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Боларның барысы да тамчылап исәпкә алынды һәм Амстердамдагы зур җиңү касәсенә җыелды. Бу җаваплы вакыйга, Россия мондый ярышларны бер генә тапкыр да уздырмады, әзерләнү өчен өч ел вакыт бар, бу бик зур вакыйга. Стадион җиңүнең төп нигезе булды. Бездә Конфедерацияләр Кубогын, футбол буенча дөнья чемпионатының 8 матчын уздыру тәҗрибәсе бар инде һәм куркынычсызлык системасы бар. Бездә булган вакыйгалардан башка без җиңә алмас идек», - дип ассызыклады ул.
Шәһәр башлыгы Казанның олимпиадага тагын бер адымга якынаюын билгеләп үтте. «Максатка таба барганда һәр юлның беренче һәм соңгы адымы бар. Без Олимпиадага бару юлының уртасына төгәл килеп җиттек. Суперкубокны уздыру - Казанда кышкы яки җәйге Олимпиадага бару юлында тагын бер адым», - диде И.Метшин.