Бүген Яңа Савин районында ике яңа балалар бакчасы ачылды.
(KZN.RU, 14-нче декабрь). “Бәләкәч” республика программасы буенча быел төзелгән соңгы ике балалар бакчасы бүген Казанның Яңа Савин районында ачылды. Чистай урамында урнашкан “Росинка” һәм “Сөенеч” балалар бакчаларында Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты.
Шәһәр башлыгы яңа корылмаларны карап чыкты, спорт, музыка залларында булды, кечкенәләр төркемендә сабыйлар белән аралашты. Балалар бакчаларының һәрберсендә концерт әзерләнгән иде: балалар җырлады, биеде, татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләде. Илсур Метшин сәләтле сабыйларга, аларның әти-әниләре һәм педагогларына матур чыгышлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Матур һәм сәләтле бәләкәчләребезнең иң кыю хыяллары тормышка ашсын”, - дип теләде шәһәр башлыгы.
Шәһәр Мэры аерым рәхмәт сүзләрен “моңарчы булмаган программа” өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерде һәм Яңа Савин районында балалар бакчалары ачу – “барыбыз өчен дә бәйрәм” икәнен билгеләде. Илсур Метшин балалар бакчалары мөдирләренә спорт җиһазлары алуга сертификат, балаларга уенчыклар һәм зур торт тапшырды. “Татлы балаларыбызга – татлы бүләк” – диде И.Метшин.
“Сөенеч” балалар бакчасында ата-аналар “яңа балалар бакчаларында урынлы булган биш мең бала әти-әниләре исеменнән” Рөстәм Миңнехановка “Бәләкәч” программасын тормышка ашыру өчен рәхмәт сүзләре белдерде һәм Мэрдан Президентка балалар белән бергәләп ясалган картина һәм календарьне тапшыруны үтенделәр. Мэр бүләкләрне тапшырырга вәгъдә бирде һәм ата-аналарга икенче, өченче бала турында уйларга теләде, һәр баланың гаиләгә яңа бәхет алып килүләре хакында искә төшерде.
Белешмә өчен: “Росинка” балалар бакчасы төзелешенең генераль подрядчы оешмасы – “КазаньЦентрСтрой” ААҖ, “Сөенеч” балалар бакчасының – “Камаглавстрой” ҖЧҖ. “Росинка” балалар бакчасы (4232,85 кв.м, 220 балага исәпләнгән) төзелеше 90 млн сумга, “Сөенеч” балалар бакчасы төзелеше (3312 кв.м, 22 бала) 96 млн сумга чыккан.