Казан Мэры Илсур Метшин мохтаҗ булган балаларга аерым игътибар бирергә чакырды
(KZN.RU, 12-нче декабрь). Быел яңа ел бүләкләре Казанның 100 мең 881 баласына тапшырыла. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 15 млн 132 сум акча бүлеп бирелә - бу хакта Казан Мэриясендә узган “дүшәмбе киңәшмәсе” барышында шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Азат Абзалов хәбәр итте.
Берсе 150 сумга чыга торган бүләкләр балалар бакчаларына йөрүче сабыйларга, 1-4 сыйныфларда белем алучы укучыларга, 78-нче номерлы мәктәпнең коррекция классларында белем алучыларга, кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә, 3-14 яшьтә булган инвалид балаларга, шулай ук күпбалалы гаиләләрдәге 3-6 яшьтәге, балалар бакчасы һәм мәктәпкә йөрмәгән балаларга биреләчәк.
Югарыда күрсәтелгән барлык төркем балалар баллы бүләкләр белән тәэмин ителүгә карамастан, Казан Мэры Илсур Метшин эшмәкәрләрне, депутатларны, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләрен яңа ел бәйрәме алдыннан мохтаҗ булган балаларга аерым игътибар бирергә чакырды. “Балалар бүләк көтә, аларга игътибарлы булырга кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.