Казан шәһәре Думасы депутатлары чираттагы сессиягә 21 декабрь көнне җыела
(KZN.RU,14-нче декабрь). Казан шәһәре Думасы депутатларының X сессиясе 21 декабрькөнне көндезге 2-дә узачак. Бу хакта бүген Ратушада узган Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышы барышында билгеле булды. Президиумның 13 әгъзасыннан 11-е катнашкан, бу карар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз. Чираттагы сессиянең көн тәртибенә 12 сорау кертелгән.
Башта төп сораулар саны 13 булган. Утырышта депутатлар ике планлы– “2010-2020 елларга Казанда коммуналь инфраструктура системасын комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру барышы турында” һәм “2008-2011 елларга торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау концепциясе үтәлеше нәтиҗәләре турында”гы сорауны берләштерергә булды. Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева билгеләп узганча, “әлеге мәсьәләләрне шәһәр төзелеше һәм торак – коммуналь хуҗалык даими комиссиясе яхшы башкарган”, Башкарма комитет бу юнәлештә тирән анализ әзерләгән, барлык кирәкле материаллар Думага кертелгән, даими комиссия аларны җентекләп өйрәнгән. Нәтиҗәдә сессиянең беренче соравы “Казанда ТКХ үтсерү турында” дип каралачак.
Әлеге доклад белән ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин чыгыш ясый. Сессиядә депутатлар карамагына җылылык тәэмин ителеше өчен Казан халкына киләсе елга компенсация акчасы түләү, Казан шәһәре Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү һ.б. мәсьәләләр кертелгән.
Сессиягә әзерлек эшләре 20 декабрьга тәмамланырга тиеш.