Бутлеров урамындагы төзелеш эшләре киләсе елда тәмамланачак
Ул вакытка урам “Доступная среда” таләпләренә җавап бирәчәк.
(KZN.RU, 28-нче ноябрь). Бутлеров урамындагы төзелеш эшләре киләсе елда тәмамланачак. Бу вакытка урам “Доступная среда” таләпләренә туры киләчәк дип белдерде Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов.
Казан Мэры Илсур Метшин Мэриянең интернет-кабул итү бүлмәсенә Бутлеров урамындагы бордюрларның биек булуын искә төшерде, коляскада йөрергә мәҗбүр булган инвалидлар өчен бу мөмкин түгел, кешеләр моңа карата ризасызлыгын белдерүләрен ассызыклады.
“Бу - асфальтның әлегә түбән катламы гына салынганга бәйле. Югары катламы киләсе елда салына, шул вакытта барысы да нормативка туры китереп эшләнеләчәк. Якын арада әлеге проблеманы вакытлыча хәл итү мөмкинлеген карыйбыз”, - дип белдерде Илгиз Латыйпов.
Илсур Метшин Капиталь төзелеш һәм реконструкция башлыгының игътибарын шәһәр халкына мәгълүмат җиткерүнең мөһимлеге хакында искәртте. “Безнең өчен бу нормага әйләнергә тиеш. Яңа Савин районында кар җыештырган вакытта мобиль билборд уңышлы рәвештә файдаланыла. Мондый чараның нәтиҗәләре бар – машина йөртүчеләр транспортларын юл кырыенда калдырмый. Юллар төзелеше вакытында да шулай ук эшләп була. Участокның башында һәм ахырында әлегә түбән катламның салынуы, эш хәрәкәтенең ачык булуы, эш тәмамланырга тиешле вакытларны күрсәтеп, мәгълүмат щиты урнаштыруның мәгънәсе бар. Күп көч тә сарыф итмисең, ә мондый мәгълүмати эшнең нәтиҗәсе дә күренә”, - диде Казан Мэры.