(KZN.RU, 24-нче ноябрь). “Аксенов-фест” Казан, Татарстан һәм, гомумән, Россиянең мәдәни картасында үз урынын тапты. Бу хакта С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында башланып киткән “Аксенов Jazz Fest”та Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
“Джазлы трансформацияләр” программасында, икенче төрле ул “Аксенев Jazz Fest” дип тә атала, “Brill Brothers” – Александр Бриль ( тенор-саксафон) һәм Дмитрий Бриль (сопрано-саксафон), тагын Сергей Остроумов (барабан), Ирина Родилес (җырчы) һәм Евгений Борецның “Jazz Town Bend” триосы башкаруында джаз классикасы һәм Андрей Макаревичның төрле елларда иҗат иткән җырлары джаз аранжировкасында авторның үзе катнашында яңгырады.
“Вакыт искиткеч тиз уза. Бүген без бишенче – юбилейлы “Аксенов-фест”та катнашабыз, - диде Илсур Метшин. – Күпләр өчен ноябрь аенда Казанга килү традициягә әйләнде”.
“Аксенов-фест” шәһәребезнең мәдәни тормышында мөһим роль уйный. Киләчәктә дә Казанның Татарстан башкаласы гына түгел, мәдәни башкала булсын өчен барысын эшләячәкбез”, - дип тәмамлады Илсур Метшин.