(KZN.RU, 24-нче ноябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “100 сквер” программасын тормышка ашыруда катнашкан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларын бүләкләде. Шәһәр башлыгы югары уку йортының актлар залында узган “Беренче курс студенты көне” бәйгесенең финалында булып кайтты.
“Беренче курс студенты көне”нә чакыруыгызны теләп кабул иттем. Сезнең белем йортыгыз укытучылары һәм студентлары белән генә түгел, шөһрәтле эшләре белән дә данлы. Сезнең карандаштан гасырларга сакланачак объектлар төзелеше башлана. Сез искиткеч юнәлештә белем аласыз, киләчәк сезнең кулларда”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин студентларга.
Архитектура-төзелеш университеты студентлары белемнәрен узган җәйдә “100 сквер” программасын тормышка ашыруда катнашып күрсәтә алды. Исегезгә төшерәбез, “100 сквер” проекты “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында башкарылды. Быел студентлардан торган 4 төзелеш төркеме шәһәрдә 7 сквер проектын әзерләп тормышка ашырды.
“Башта без 10 сквер төзүне планлаштырдык, әмма килеп чыкмады. Шуңа карамастан, беренче коймакны төерле булды дип әйтмәс идем. Егетләр-кызлар алган күнекмәләрен күрсәтеп, моның өчен лаеклы эш хакы да алдылар. Шәһәр хакимиятенә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Үз чиратымда, киләчәктә дә “100 сквер” программасын тормышка ашыруда актив катнашабыз диясе килә”, - дип белдерде КДАТУ ректоры Рәшит Низамов.
“100 сквер” порграммасында аеруча актив катнашкан студентларны Илсур Метшин аерым билгеләп узды. Түбәндәге студентларга Рәхмәт хатлары җиткерде:
Азат Ханов – инженерлык-архитектура факультетының 14-401 төркем студенты
Алмаз Сәләхиев – автоюл факультетының 10-402 төркем студенты
Анна Федорович – архитектура факультетының 01-403 төркем студенты
Артем Әхтәмов – төзелеш факультетының 03-402 төркем студенты
Артем Дудкин – икътисад факультетының 11-501 төркем студенты
Артур Семенов – инженерлык системалары һәм экология факультетының 08-401 төркем студенты
Булат Минкин – автоюл факультетының 10-402 төркем студенты
Даниил Баишев – төзелеш-технология факультетының 06-401 төркем студенты
Екатерина Егорова – төзелеш факультетының 03-404 төркем студенты
Кирилл Морозов – төзелеш факультетының 03-406 төркем студенты
Ксения Пузакова –архитектура факультетының 12-401 төркем студенты
Максим Чебинев – архитектура факультетының 12-401 төркем студенты
Марат Алимов – инженерлык-архитектура факультетының 14-401 төркем студенты
Мария Чуина – архитектура факультетының 14-402 төркем студенты
Роман Романцов – архитектура факультетының 14-403 төркем студенты
Рөстәм Гарифуллин – автоюл факультетының 10-402 төркем студенты
Руслан Айбушев – инженерлык-архитектура факультетының 14-401 төркем студенты
Светлана Гафурова – архитектура факультетының 01-402 төркем студенты
Сергей Быков – инженерлык-архитектура факультетының 14-401 төркем студенты
Эльмира Низамиева – архитектура факультетының 01-401 төркем студенты
Моннан тыш, Казан шәһәре скверларын төзекләндерүгә үз өлешен керткән укытучылар Александр Дембич, Марсель Искәндәров, Наталья Троепольская, Николай Новиков Казан шәһәренең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Ахырда Илсур Метшин студентларны шәһәрне төзекләндерү эшенә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре белдереп, беренче курс студентларын икенче елда “100 сквер” программасында катнашырга чакырды.