(KZN.RU, 23-нче ноябрь). Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасы Президиумының утырышы булып узды. Депутатлар Казан шәһәре Думасының IX сессиясен җыю, көн тәртибе һәм сессиянең эш органнары хакында карар кабул итте. Президиумның 13 әгъзасыннан 11 кеше катнашкан, бу исә, карар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз.
Президиум карары нигезендә, Казан шәһәре Думасының IX сессиясе 28 ноябрь көнне көндезге 12 сәгатьтә Ратуша бинасында узачак. Чираттагы сессиянең көн тәртибенә 10 сорау кертелгән. Шуларның 3-се Казан бюджетына кагыла. Төп сорауларның берсе – “2012 елга һәм планлы период 2013-2014 елларга Казан бюджеты турында”. Казан шәһәре Думасының сәркатибе Людмила Андреева билгеләп узганча, “әлеге мәсьәлә буенча эшләр тәмамланган, бюджет тыңлаулары үткәрелгән, сорау Думаның даими комиссияләр утырышында тикшерелгән”. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Казанның Финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов чыгыш ясый.
Башка сорауларга килгәндә, депутатлар шулай ук “2008-2011 елларга Туризм үсеше программасын үтәү нәтиҗәләре турында”, “Казан шәһәре Думасының “Җиргә салым турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында” һ.б.
Казан шәһәре Думасындагы сәяси партияләрнең җитәкчеләренә утырышларын 26 ноябрь көнне үткәреп, сессия эшенә әзерләнергә тәкъдим ясалды.