Балалар бакчалары 360 бала кабул итәчәк
(KZN.RU, 23-нче ноябрь). Бүген Азино микрорайонында 3 балалар бакчасы ачылды. “Чишмәкәй”, “Тургай” һәм “Тамчы” балалар бакчалары “Бәләкәч” республика программасы буенча төзелде. Сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге озак көтелгән вакыйга белән котларга Казан Мэры Илсур Метшин килде.
Шәһәр башлыгы яңа корылмаларны карап чыкты һәм бәләкәчләр белән аралашып алды. “Барлык балалар бакчалары бөртөрле проект нигезендә төзелсә дә, аларның һәркайсында үзенә генә хас күркәм үзенчәлекләр бар”, - дип белдерде Илсур Метшин Ак.Сахаров урамы буенча урнашкан 60-нчы номерлы “Тамчы” балалар бакчасын ачкан вакытта.
Шулай итеп, “Тамчы” балалар бакчасының белем бирү барышында “Уңыш” программасы белән беррәттән “Яшь эколог” юнәлешен тормышка ашыру планлаштырыла.
“Тургай” 40-нчы номерлы балалар бакчасында (Туганлык урамы, 8а йорт) “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” һәм “Үсеш” программалары буенча эшләячәкләр. Әлеге балалар бакчасында Илсур Метшин инглиз теле дәресендә булып кайтты: балалар кунак белән инглизчә исәнләште һәм хайваннарның атамаларын өйрәнүне дәвам иттеләр.
“Чишмәкәй” дип аталган 64-нче номерлы балалар бакчасында (Хәйдәр Бигичев урамы, 7а йорт) балалар белән “Исәнмесез” программасы буенча эшләү, балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү планлаштырыла.
“Бүген башкалабызда зур бәйрәм, бер үк вакытта мәктәпкәчә учреждениеләр җитмәгән әлеге матур микрорайоныбызда өч балалар бакчасы ачабыз. Азинлылар өчен бу озак көтелгән шатлыклы вакыйга”, - диде Мэр. Балалар бакчалары мөдирләренә Мэр спорт җиһазлары алуга сертификатлар, балаларга йомшак уенчыклар һәм зур бәйрәм торты тапшырды.
Республика программасы нигезендә, бу ел эчендә Азино микрорайонында 10 яңа балалар бакчасы барлыкка килә. Бу хәл 3 яшьтән олырак булган балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип ышана Мэр.
Шуны әйтергә кирәк, мәктәпкәчә учреждениеләрдә өстәмә түләүле хезмәт күрсәтеләчәк. Шулар арасында – чит тел өйрәнү, театр студиясе, кул эшләре, ритмика, вокал, хореография, балалар фитнесы, спорт аэробикасы, сәламәтләндерү массажы, кислород коктейле һ.б.
60-нчы номерлы “Тамчы” балалар бакчасы төзелеше 55,2 млн сумга, 40-нчы номерлы “Тургай” балалар бакчасы – 64, 4 млн сум, 64-нче номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасы 52,3 млн сумга чыккан.