Евгений Миронов бата башлаган малайны коткарган
(KZN.RU, 28-нче ноябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Евгений Мироновка күрсәткән батырлыгы һәм тәвәкәллеге өчен Рәхмәтен җиткерде. Бүләкләү Казан шәһәре Думасының IX сессиясе узган Казан ратушасында үтте.
Шуны әйтергә кирәк, Евгений Николаевич бу елның 5 ноябре көнне үз тормышын куркыныч астына куеп, Авиатөзелеш районындагы Циолковский урамындагы күлнең бозында хәвеф-хәтәргә юлыккан баланы коткару өчен беренче булып ташланган.
Ул көнне 3 мәктәп укучысы сулык бозы астына китә: ике бала бата, берсенең гомерен Е.Миронов саклап кала.
“Бу бик зур трагедия, - дип белдерде гадәттән тыш хәл узганнан соңгы “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин. – Балаларның әти-әниләренең, туганнарының олы кайгыларын уртаклашабыз. Бозлы суга ташланып, баланы коткарган ир-атка рәхмәтебезне белдерәбез”.
Евгений Миронов – “Татфлот” ААҖ караван цехының отстой пунктының хезмәтчесе.