(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Казанда, башка төбәкләр белән
чагыштырганда, җылылык өчен түләү тарифлары иң түбән дәрәҗәсе саклана. Тариф үсүне
пар казаннарын даими рәвештә модернизацияләү һәм энергия саклый торган
җайланмалар кую нәтиҗәсендә тыеп былу. Татарстан башкаласында соңгы ике елда 12
пар казаны реконструкцияләнгән, 58 пар казаны диспетчерлаштырылган. Бу хакта
эшлекле дүшәмбедә “Казэнерго” АҖ гендиректоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.
“Казэнерго” АҖ
138 пар казанында җылылык энергиясен чыгара һәм шәһәрнең 25% кулланучыны җылылык белән тәэмин итә: 1970 күп
фатирлы йорт һәм 327 социаль өлкә объекты.
Соңгы ике елда 12
пар казаны реконструкцияләнгән, шул исәптән 4 пар казаны тулысынча яңартылган. Моннан
кала, башка җылылык пунктларын автоматизацияләү һәм диспетчерлаштыру бара. “Тарифка
пар казаннарын диспетчерлаштыруга кертемнәр тәэсир итә. Без пар казаннары
хезмәткәрләрен эштән азат итәбез, энергия саклый торган җайланмалар куябыз, бу
сизелерлек экономия бирә”, - дип сөйләде Р.Габделхаков. 2019 елның 1
гыйнварыннан тариф үсеше 1,7% көтелә.
Казанда “Казэнерго”
АҖ карамагында 3 ел эчендә җылылык челтәрләренең 10% яңартылды. Бу максатларга
662 млн сум, шул исәптән быел 239 млн, тотылган.
Җылылык, су, ут
белән тәэмин итү челтәрләренең торышы – теләчә кайсы шәһәрнең “авырткан урыны”,
дип искәртте Казан Мэры Илсур Метшин. “Инфраструктура совет заманында төзелгән.
Бүгенге көндә гомуми күләмнең 10% яңарта алу – бу безнең җиңүебез”, - диде
шәһәр башлыгы. Ул өстәгәнчә, җиһазларны модернизацияләү бюджетны гына
экономияләп калмый, халыкка авырлыкларны да киметә. “Узган ел нәтиҗәләре
буенча, Казан энергетиклары, күрше төбәкләр – Башкортстан, Самара өлкәсе,
Чувашия, Марий Эл белән чагыштырганда, тарифлар үсешен тотып калды. Ә һава
шартлары бездә бертөрле. Челтәрләрдә эшләүчеләр үзләренең инвестицион программаларын
тормышка ашыралар. Иртәгәге көнне ачык планлаштырабыз һәм инфраструктураны
яңартабыз”, - диде И.Метшин.