(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Татарстанда WorldSkills чемпионатының
төбәк этабы 7 декабрьгә кадәр узачак. Ул 14 ноябрьдә старт алды. Ярышлар халыкара
стандартлар буенча сертификацияле халыкара экспертлар контроле астында үтә. Төбәк
ярышлары Казанның киләсе елда Татарстан башкаласында узачак ярышларны кабул
итәргә әзерлеген күрсәтте. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур
Метшин белдерде.
“Бүгенге көндә
сәнәгый предприятиеләрнең яшь кадрларда котлык кичерүе мәгълүм. Яшь белгечләр
шәһәр хуҗалыгынң барлык өләкләрендә дә, бизнеста кирәк”, - диде И.Метшин һәм
дөнья чемпионатына әзерлек эшләре яшьләрдә эшче һөнәрләргә кызыксыну уятыр
дигән ышаныч белдерде.
Инфраструктура һәм
кадрлар Казанда дөнья чемпионатын каршы алырга тулсынча әзер, диде шәһәр Мэры. “Дөнья
чемпионатын уздыруның иң яхшы тәҗрибәләре белән таныштык. Оештыру эшләре
планлаштырылган тәртип буенча уза, - диде И.Метшин. – Егет-кызларыбызның Россия
җыелмасына керүләрен телибез. Конкуренция зур. Эшнең күп өлешен колледжларыбыз,
предприятиеләребез башкара. Без вәкилләребез артыннан күзәтеп барачакбыз”, -
диде шәһәр башлыгы һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
21-23 ноябрьдә,
өстәмә даталарда, 4 олылар һәм 13 балалар компетенцияләре буенча ярышлар
узачак. Ярышлар нәтиҗәләре һәм чемпионатның ябылу тантанасы Казанда 17 ноябрьдә
узачак.