(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Казанда соңгы берничә елда тышкы
яктырылышның 90% автоматлаштырылган, 6 мең терекөмешле лампалар диодлы утларга
алмаштырылган, шәһәр бистәләренең 117 урамында ут кертелгән. “Казэнерго” АҖ
эшләре нәтиҗәләре хакында эшлекле дүшәмбедә предприятие гендиректоры Рөстәм Габделхаков
сөйләде.
Яктыртылышны автоматлаштыру:
электр энергиясен экономияләү һәм тиешле вакытта утны сүндерү
Тышкы яктырту
өлкәсендә “Казэнерго” АҖ 81,9 мең ут ноктасын һәм 2628 км тышкы яктырту
челтәрләрен эксплуатацияли. Икенче төрле әйткәндә, Казан балансында булган урам
яктфрту системасы тулысынча алар карамагында. Моннан кала, предприятие аларны
актив рәвештә үстерә. Тышкы яктыртылу нокталарын автоматлаштыру 90 процентка
җитте.
Автоматлаштыру яктырту
линияләре белән идарә итәргә, ягъни кирәк вакытта утны кабызырга-сүндерергә
ярдәм итә. Бу яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырмый, шул ук вакытта электр
энергиясе экономияләргә ярдәм итә, диде Р.Габделхаков.
Автоматлаштыруда сизелерлек
казанышлар шәһәрнең челтәрләр инфраструктурасының үсүенең зур темплары турында
сөйли, диде Казан Мэры Илсур Метшин. “Кечкенә адымнар белән автоматлаштыруның
90% дәрәҗәсенә килеп җиттек – бу җитди күрсәткечләр. Аларга ирешергә бу
юнәлештә системалы эшчәнлек ярдәм итте. Әлеге эшне дәвам итәчәкбез”, - диде И.Метшин.
“Соңгы 3 елда
бистәләрне яктыртуда зур адым ясадык”
Казанда даими
рәвештә шәһәрне яктырту эшләре бара, тышкы яктырту челтәрләре салына. 3 ел
эчендә төрле программалар буенча 188 километр озынлыктагы 6,5 мең ут нокталары куелган.
Яктырту нокталары Декабристлар, Әпсәләмов, Карбышев урамнарында, Фучик
урамындагы бульварда, Кабан күле яр буенда, Горки-Әмәт урманында, шулай ук “Салават
күпере” торак комплексында һәм Юдинодан һәм Яңа Юдинога кадәр барлыкка килде.
Бистәләрдә челтәрләр
инфраструктурасы үсешенең зур казанышы булып бистәләрдә яктыртылыш барлыкка
килү тора – быел гына шәһәр бистәләренең 117 урамында яктырту нокталары
барлыкка килде. Челтәрләр Татарстан Республикасы торак пунктларында урам
яктыртылышын торгызу программасы ярдәмендә төзелә.
Казанда бер генә
терекөмешле лампа да калмаячак
“Казэнерго” АҖ терекөмешле
лампаларны диодлы лампаларга алмаштыру программасын гамәлгә ашыра. 3 ай эчендә
6100 терекөмешле лампа һәм 31 идарә блогы алмаштырлган. Р.Габделхаков билгеләп
үткәнчә, нәтиҗәдә шәһәрнең гомуми яктыртылыш дәрәҗәсе арта, ә электр энергиясе
чыгымнары кими. “Казэнерг” АҖ инвестицияләре 5 ел эчендә үз-үзен аклаячак.
Энергиядән
нәтиҗәсез файдаланган индивидуаль яктыртуны эксплуатацияләү мәсьәләсе хәл итүне
таләп итә. Мондый ут чыганакларының төгәл санын ачыклау өчен “Казэнерго” АҖ
белгечләре аларны ревизияли. Киләчәктә терекөмешле ут чыганаклары алмаштырылачак.
“Тагын 6,5-7 мең терекөмешле
индивидуаль ут чыганагын заманчаларга алмаштырырга кирәк. Казанда тиздән бер
генә юдә терекөмешле лампа калмаячак”, - диде Р.Габделхаков.