"Милләтләр кроссы"нда 21 мең казанлы катнашты
(KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Ел саен үткәрелеп килә торган “Милләтләр кроссы” җиңел атлетика стартында 21 меңнән артык казанлы катнашты. Ярышлар төрле яшьтәге категорияләр арасында уздырлды. Спортчылар һәм йөгерү спорт төрен сөючеләр 6-12 км дистанция узды. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәһриев хәбәр итте.
“Милләтләр кроссы” җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үткәрелә торган иң масштаблы һәм массакүләм спорт чарасы булып санала. Казаннан тыш “Милләтләр кроссы” Россиянең тагын 79 шәһәрендә узган.
“Җиңел атлетика йөгерешендә 21 100 кеше катнашты. Казанда узган быелгы “Милләтләр кроссы”ның үзенчәлеге – 70 кеше катнашындагы велосипедчылар старты. Гадәттәгечә, мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен дә старт оештырылды. Әлеге йөгерештә 23 кеше катнашты, шуларның 7-се – коляскада йөрүче инвалидлар”, - дип хәбәр итте И.Фәһриев.
“Милләтләр кроссы” программасында 1991 елгы һәм аннан олырак ир-атлар арасында 12 км йөгерү, 20 яшьтән олырак хатын-кызлар һәм 19 яшьтән олырак егетләр өчен 8 километрга, 1992 елгы кызлар арасында 6 километрга, велосипедчыларның 8 километрга, мөмкинлекләре чикле булганнар өчен 2000 метрга, ветераннар һәм гаилә стартлары 2 километрга, VIP-йөгерү 2013 метрга һәм мәктәп укучылары, студентлар, Казан район администрацияләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, теләүчеләр катнашыдагы – иң күп кеше катнашындагы 4 километрга йөгерү булды.
Ярыш җиңүчеләре медаль, кубок һәм дипломнар белән бүләкләнде.