(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче октябрь, Алсу Сафина). Ноябрь башына Казанда юл төзелешенең
беренче этабы тәмамланачак. Аның нәтиҗәсендә, Баруди урамындагы юл дүрт
полосага киңәячәк һәм Серов урамында борылу ярымбоҗралары барлыкка киләчәк. Эшләрнең
барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Бу өлештә юл
эшләре августта башланды, эшләр 8 мең кв.м мәйданда җәелгән. 2,5 мең кв.м
мәйданда асфальт капламы алмаштырылачак, юлны киңәйтү һәм борылу ярымбоҗраларын
ясау 5,5 кв.м мәйданда башкарыла. Эшләрнең гомуми бәясе 49,5 млн сум тәшкил
итә. Быел асфальтның аскы өлеше генә җәеләчәк, тулысы белән эшләр киләсе
төзекләндерү сезонында тәмамланырга тиеш.
Заказчы “Главтатдортранс”
Дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов һәм подрядчы оешма “Волгадорстрой”
ҖЧҖ генераль директоры Мэрга эшләр барышы турында хәбәр иттеләр. Әлеге өлештә җирне
ныгыту өчен өстәмә эшләр башкарырга туры килгән. Баруди урамында юл киңәйтү
өчен әзерлек эшләре тулысы белән башкарылган. Бүген кара вак таштан беренче
капламны җәю эшләре башлана.
“Октярьдә әлеге
эшләрне тәмамларга планлаштырабыз”, - диде Эдуард Данилов. Әлеге өлештә һәм
борылу ярымбоҗралары буенча хәрәкәт быел башланачак, моннан кала, юл билгеләре
һәм 9 светофор урнаштырылачак.
Юлның бу өлеше –
районда иң проблемалыларның берсе. Ел башыннан биредә 13 юл-транспорт һәлакәте
теркәлгән. Хәрәкәтнең киеренкелегенә Мэр да игътибар итте: “Пик сәгате булмаса
да, хәрәкәт бик көчле!”.
Микрорайонда яңа
торак комплекслар төзелә, бу исә биредә халык саны артуга китерәчәк.
Юлны киңәйтү һәм
ярымбоҗралар төзү транспорт агымын бүлергә ярдәм итәчәк, шулай итеп Серов –
Баруди киселеше бераз бушап калачак.
“Бу чишелеш тулы
бер транспорт челтәрен бушатырга ярдәм итәчәк”, - диде Илсур Метшин. Ул шулай
ук, эшләрне вакытында тәмамларга кирәклекне искәртте.
Киңәшмәдә Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Тышкы төзекләндерү
комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Ибраһимов һ.б. катнашты.
Искәртергә кирәк,
быел Казанда 3 млн кв.м юл һәм ишегаллары төзекләндереләчәк.