(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче октябрь, Михаил Ченцов). Казанның Совет районында яңартылганнан
соң “Авангард” яшүсмерләр клубы эшләп китте. Төзекләндерелгән “Авангардны”
бүген Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты. Шәһәр башлыгы үзенең боерыгы – клуб
янында спорт мәйданчыгы оештыру үтәлешен тикшерде, түгәгрәкләрнең һәм
секцияләрнең укытучылары һәм тәрбияләнүчеләр белән аралашты.
Гомуми мәйданы
594,7 кв.м. булган клуб бинасы Ломжа ур., 15 адресы буенча урнашкан 1990 елгы
бинага янкорылма булып тора. “Авангард” 2017 елгы республика капиталь
төзекләндерү программасына керде. Бина тулысынча яңартылды. “Уңайлы мохит”
программасы кысаларында халыкның аз хәрәкәтчән төркеме өчен махсус пандус һәм
бәдрәф урнаштырылды.
Моннан кала,
Илсур Метшин кушуы буенча, үзәк бинасы каршында спорт мәйданчыгы – футбол кыры
төзелде. Бүген биредә, ачык дәрес кысаларында, футбол дәресе узды, теләүчеләр
футбол секциясенә языла алды.
Укучылар саны
үсүе секцияләрдә сизелә. Клубта элек тә булган авиамодельләштерү, бокс, каратэ,
вокал, Индия һәм Шәрыкъ биюләре, хип-хопу, черлидинг һәм хоккей секцияләреннән
тыш, биредә футбол, робототехника, механотроника, лазер һәм 3D-технологияләре
һәм башка секцияләр ачылды. Шәһәр өчен уникаль юнәлеш булып аерым балалар өчен
“Игелекле теарт” торачак. Клубта барлыгы 12 түгәрәк, 3 секция һәм 2 берләшмә
эшләп килә, шуларның күбесендә бушлай шөгыльләнеп була, 5-есендә дәресләр
социяаль бәяләргә тәкъдим ителә.
Спорт мәйданчыгын
караганнан соң, Илсур Метшин яңартылган клубта укытучылар һәм тәрбияләнүчеләр
белән аралашты. Бию классында Мэр укучылардан “Авангардны” ничек
төзекләндерүләре хакында сорады. Яшь биючеләр “әйбәт”, дип җавап бирде.
Дзюдо залында
Руслан Шиһабетдинов сөйләгәнчә, секция 2017 елдан эшли. Бирегә һәр теләгән бала
языла ала. Р.Шиһабетдинов аңлатуынча, алар “Авангардка” Россиянең дзюдо
йолдызларын чакырырга планлаштыралар.
Клубның горурлыгы
– авиамодельләштерү. Биредә балалар төрле модель планерлар ясыйлар.
Шәһәр башлыгы
белән бергә клубка Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров,
“Подросток” МБУ директоры Айрат Ситдыйков, клуб директоры Антон Спиридонов һ.б.
карады.
Искәртергә кирәк,
Казанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү программасы 3 ел дәвам итә.
2015-2016 елларда 9 клуб ачылды. 2017 елда шәһәрнең барлык районнарында 8 яшүсмерләр
клубы төзекләндерелде.