Иннополиста беренче Россия яшьләр архитектура биенналесы уза
ТР Хакимияте порталы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче октябрь). Беренче Россия яшьләр архитектура биенналесы бүген Иннополиста
(ТР) уза. Үзләренең уңайлы шәһәр өчен торак кварталлар идеяләрен Россиядән һәм
11 чит ил дәүләтләреннән 377 яшь архитектор тәкъдим итте.
Абруйлы халыкара
жюри финалга 29 проект сайлады. Бүген финалга чыгучыларның эшләре белән ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень,
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һ.б. танышты.
Михаил Мень
архитектура бәйгесенең Казан финалисты Анастасия Яременко эшен билгеләп үтте.
Екатеринбургтан катнашучылар күп функцияле торак квартал проектын тәкъдим
иттеләр. “Торак йортлар арасында урнашкан бакчалар, кварталны аерым торак
ячейкалары урнашкан вертикаль башняга әйләндерә”, - диде жюри рәисе һәм SPEECH архитектура
бюросы җитәкчесе Сергей Чобан.
Рөстәм Миңнеханов
яшь архитекторларның проектларын югары бәяләде. Кайбер төзелеш проектлары
киләчәктә Татарстанда кулланырга мөмкин, дип билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР
Хакимияте матбугат хезмәте.