(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы октябрь). Бүген Казанда, “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу
комплексында Халыкара укытучы көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды.
Чарада ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт
Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры
урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар
катнашты.
Театрлаштырылган
тамашадан соң Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф өлкәсе вәкилләренә котлау
сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
“Бүген без
Укытучы көнен билгеләп үтәбез. Бу һөнәр – гаять җаваплы, һәм, әлбәттә, бик
кирәкле һәм катлаулы да. Сез генә укытуның никадәр авыр икәнен беләсез!”, - дип
билгеләп үтте ТР Президенты.
Р.Миңнеханов
ышануынча, кеше потенциалы – 1 номерлы капитал. Аның сүзләренчә, хәзерге
вакытта төбәкләрнең потенциалы финанслар һәм җитештерү куәте белән түгел, ә
нәкъ менә кеше потенциалы белән үлчәнә.
“Сез республика
үсешенә зур өлеш кертәсез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Безнең уңышлар
беренче чиратта белем бирү системасына нигезләнә.
“Мәктәпкәчә
белем, мәктәп белеме, югары белем – бу юнәлешләр барысы да өстенлекле. Без
аларга зур игътибар бирәчәкбез һәм төрле яклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Безнең эштә
иң мөһиме – укытучыларыбыз, сез!”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан соң, Татарстан
Президенты мәгарифнең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт
бүләкләрен тапшырды, болар арасында – “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Татарстан
Республикасының Атказанган укытучысы” мактаулы исемнәре, барлыгы 14 кеше
бүләкләргә лаек булды.
Чара барышында
Рөстәм Миңнеханов әлеге залда үзенең беренче укытучысын һөнәри бәйрәме белән
котлады, - дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Укытучыларны
һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер
Шәймиев та котлады.