(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы октябрь). Зур розалар бәйләме белән Казан Мэры Илсур Метшин Лидия
Георгиевна Говорухинаны һөнәри бәйрәме – Укытучы көне белән котларга килде.
Лидия Георгиевнаның педагогик стажы 50 ел тәшкил итә – бу вакыт эчендә ул Совет
районы мәктәпләрендә эшләгән. Говорухинаның меңләгән укучысы бүген шәһәр һәм
републиканың төрле тармакларында эшли. Алар арасында укытучылар, галимнәр,
министрлар бар.
“Укытучы көне –
Россиянең иң эчкерсез бәйрәме, - диде Мэр Лидия Георгиевнаны котлап. –
Хезмәтегез, сез тәрбияләгән балалар, районга, мәктәпкә, шәһәргә мәхәббәтегез
өчен рәхмәт!”.
Атказанган
укытучы Метшинга сөйләгәнчә, ул тарих һәм филология факультетын тәмамлаган һәм
сайлаган юлы турында бер дә үкенмәгән. Ул бүген дә актив тормыш рәвеше алып
бара: үзе оештырган педагогик хезмәт ветераннары район советында рәислек итә,
хезмәттәшләре белән берлектә “Учителями славится Россия, ученики приносят славу
ей” китабы өстендә эшли. “Хәзер без укытучылар өчен дәресләр уздырабыз, ялгыз
ветераннарга ярдәм итәбез”, - диде ул.
Лидия
Георгиевнаның хәтерләрлек әйберләре күп: һөнәри эшчәнлеге башланган 130-нчы
мәктәпнең 6 “А” классы, озак еллар директор булып эшләгән 126-нчы мәктәпнең
уңышлары. Аерым күтәренкелек белән ул Илсур Метшинга хезмәттәшләре һәм
укучылары турында сөйләде.
Илсур Метшин
Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллинга китапның беренче басмасын
чыгарырга ярдәм итәргә кушты.