(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче октябрь, Алсу Сафина). Казанда чираттагы проблемалы йорт – Четаев
урамында урнашкан 17 катлы, ябык күп катлы парковкалы 42 номерлы озак төзелгән
йорт тапшырылды. Аның төзелеше 2005 елда башланды, соңрак аны төзүче оешма
банкротка чыкты һәм төзү эшләре туктатылды. Соңгы елларда төзелеш шәһәр структуралары
һәм күзәтче органнар тикшерүе астында башкарылды. Четаев урамында урнашкан 42а
номерлы йортның тапшырылуын 12 ел көткән өлешчеләрне Илсур Метшин котлады.
Шәһәр башлыгы,
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов белән бергәләп, йортның беренче катында
урнашкан фатирларның берсен карады. И.Метшин идарә итүче компаниянең җитәкчесе Эльмира
Таҗиевадан йортның нинди хәлдә булуы һәм яшәүчеләрне кабул итәргә әзерлеге
турында сорады. Ул объектның әзерлеген раслады.
“2005 елда
беренче тапкыр свайлар утыртылды, аннан соң, кызганыч, компания банкротлыкка чыкты.
“Вектор” ЯАҖ компаниясе килде. Төзелеш тәмамланды – теләгән темплар белән
түгел, әлбәттә. 128 фатир тапшырылды”, - диде И.Метшин һәм өлешчеләргә
түземлекләре өчен рәхмәтен белдерде.
Искәртергә кирәк,
төзелеш эшләрен “ЭлитСтрой” компаниясе башлады, ул йортны 2008 елның декабрендә
тапшырырга тиеш иде. Ләкин шул вакытка объект 10 катлы монолит каркас хәлендә
генә торды. Компания банкротлыкка чыкты һәм йорт проблемалы дип танылды. 2014
елда “Вектор” ЯАҖ 17 катлы йортны төзергә рөхсәт алды.
Подрядчы оешма “Основание”
ҖЧҖ директоры Альберт Галиев сүзләре буенча, объектта каркасны ныгыту буенча өстәмә
эшләр башкарылган.
Әлеге йорт
өлешчеләренең инициатив төркеме рәисе Әминә Гатауллина бүгенге көнне бәйрәм дип
атады. Ул бер бүлмәле фатир өчен үз өлешен 2005 елның 5 октябрендә керткән. “Ниһаять,
иң бәхетле вакыт җитте. Үзебезнең фатирларыбызның чын хуҗасы була алдык”, -
диде ул.
“Кояшлы көндә –
шатлыклы вакыйга”, - диде И.Метшин. Ул йортның уңышлы урнашуын билгеләп үтте:
якында гына – балалар бакчалары, мәктәпләр, сәүдә объектлары, җәмәгать
транспорты тукталышлары. “Яңа йортта бәхетле булыгыз!”, - дип теләде Мэр
өлешчеләргә.
“Алданган
өлешчеләрнең проблемаларын кечкенә адымнар белән чишеп киләбез, алга таба
мондый хәлләр килеп чыкмас, дип ышанам”, - дип тәмамалады ул. Искәртергә кирәк,
ел азагына кадәр 6 проблемалы йорт тапшырылырга тиеш иде. Беренче булып “Солнечный
город” торак комплексының Б.Урманче урамындагы 136 фатирлы блок-секциясе
тапшырылды.