(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче октябрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Кол Гали урамындагы
автомобиль юлы белән “Миңнебай
– Казан” магистраль газ
үткәргече һәм “Миңнебай –
Казан” магистраль этан
үткәргече киселешендә үзгәртү эшләре барышы белән танышты.
Искәртик, Казан Башкарма
комитеты “Газпром трансгаз Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә Кол Гали
урамындагы юлны капиталь ремонтлау һәм киңәйтү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать
иткән иде, газ үткәргече һәм этан үткәргече урнашуын үзгәртергә кирәк иде.
“Газпром трансгаз
Казан” ҖЧҖ “Миңнебай – Казан” магистраль газ үткәргече һәм “Миңнебай – Казан”
магистраль этан үткәргече киселешендә үзгәртү эшләрен тулы күләмдә башкарды –
Кол Гали урамының Комиссар Габишев урамыннан Овражная урамына кадәр өлеше.
Башкарылган эшләр
күләме турында бүген Рөстәм Миңнеханока хәбәр иттеләр.
Нәтиҗәдә юлны
дүрт буйлы иттеләр (элек ике иде). Бу юлның үткәрү мөмкинлеген һәм транспорт
куркынычсызлыгын күпкә арттырачак. Әлеге юлны төзекләндерү якын арада
төгәлләнер дип көтелә.
Рөстәм Миңнехановка
эшләр барышы турында “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать
Кантюков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Мэры Илсур
Метшин сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.