(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы сентябрь, Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Совет
районындагы Кирпеч ур., 7 адресы буенча урнашкан 1-нче сырхауханәдә капиталь
төзекләндерү эшләре барышын тикшерде. Дәвалау учреждениесе сәламәтлек саклауның
беренчел челтәрен модернизацияләү буенча масштаблы республика программасына
кертелде. Төзекләндерү эшләрен ел азагына кадәр бетерү планлаштырыла. Тикшерү барышында
Мэр, капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлангач, хезмәткәрләр, “Кунакчыл
сырхауханә” программасы кысаларында, хезмәт күрсәтүне яңа дәрәҗәдә
башкарачакларына ышаныч белдерде.
Сырхауханә бинасы
1982 елда төзелгән, шуннан бирле ул капиталь төзекләндерү күрмәгән. Капиталь төзекләндерү
эшләрен “Ремонтстройсервис” ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкара. Эшләрнең гомуми бәясе
57,7 млн сум, акча республика программасы кысаларында бирелгән. Бинада гомуми
төзелеш эшләре, электр, җылылык, вентиляция, су белән тәэмин итү җиһазларын
алыштыру, канализация яңарту, фасад төзекләндерү, яңа җиһазлар алу планлаштырылган.
Бүгенге көндә демонтажлау һәм штукатурлау эшләре бара. Эшләр 30% башкарылган.
Оештыру-методик эшләр
буенча баш табиб урынбасары Диләра Сәләхова Илсур Метшинны яңарту планнары
белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, төзекләндерүне хезмәткәрләр дә,
пациентлар да көткән. Капиталь төзекләндерү хезмәт күрсәтүләрне яңа дәрәҗәгә
чыгарачак, дәвалау учреждениесенең бөтен стандартларга туры килүен тәэмин
итәчәк.
2010 елда 1-нче
сырхауханә 15-нче сырхауханә белән берләштерелә. Шуннан соң халыкны кабул итү
ике бинада – Кирпеч ур., 7 һәм Р.Зорге ур., 25а – башкарыла.
“Без, капиталь
төзекләндерү эшләре тәмамлангач, халыкка биредә ошар, дип уйлыйбыз. Беренче катта
табибка кадәр кабул итү, ашыгыч ярдәм, кан алу, прививкалау һәм процедуралар
бүлмәләре оештырылачак. Бездә инфекцион блок юк иде, хәзер без аны
планлаштырабыз”, - дип сөйләде Д.Сәләхова. Моннан кала, икенче катта терапия
бүлеге, 3-нче катта 36 урынлык көндезге стационар булачак.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, капиталь төзекләндерү барышында сәламәт һәм авыру пациентлар агымын
аеруны исәпкә алырга кирәк. Ул капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлангач,
хезмәткәрләр, “Кунакчыл сырхауханә” программасы кысаларында, хезмәт күрсәтүне
яңа дәрәҗәдә башкарачакларына ышаныч белдерде. “Капиталь төзекләндерү – беренче
адымнар гына. Моның турында президент үзенең юлламасында сөйләде – яңа биналарда
элеккеге мөнәсәбәт булырга тиеш түгел. Диварлар, җиһазлар – барысы да булачак,
калганы – сезнең эшегез. Ул башкарылырга тиеш – бу бик мөһим”, - диде ул.
Объектны карау
барышында шәһәр башлыгы “Ремонтстройсервис” ҖЧҖ директоры Миңнегәрәй Нәсибуллинга
төзекләндерү эшләрен вакытында тәмамларга кушты.
Эшлекле күчмә киңәшмәдә
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, ТР Сәламәтлек саклау
министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев
һ.б. катнашты.
Искәртергә кирәк,
ел дәвамында Казанда 10 балалар һәм 17 олылар сырхауханәсе капиталь
төзекләндереләчәк. Барлыгы программа 50 бинаны үз эченә алачак. Аларның барысы
да бердәм стандартлар буенча төзекләндереләчәк. Шулай ук, йөрәк-кан тамырлары
системасы патологияләрен һәм онкологик авыруларны иртә стадиядә билгеләү өчен
яңа җиһазлар алыначак. Модернизация программасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
кушуы буенча эшләнде. Ул ике ел эчендә (2017-2018 еллар) гамәлгә ашырылачак һәм
ил күләмендә тиңдәшсез программа булып тора.