(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче октября). ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан олы буын
казанлыларга мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле
казанлылар, олы буын вәкилләре!
Бүген, 1-нче
октябрь көнне, без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Безнең өчен бу –
зур тормыш юлы үткән һәм хөрмәт һәм ихтирамга лаек булган кешеләрне ихластан
котлау өчен бер мөмкинлек. Бүген без горурланган әйберләрнең күбесе сезнең
күпьеллык хезмәтегез нәтиҗәсендә барлыкка килде, һәм бу бәйрәм, буыннарның
дәвамлылыгы символы буларак, сезнең шәһәребезнең, республиканың һәм илебезнең
чәчәк атуына керткән өлешегезне хәтерләргә ярдәм итә.
Безнең өчен сез
сабырлык, батырлык, гаделлек һәм бурычка тугрылык үрнәге булып торасыз. Сезгә
чиксез рәхмәтебез һәм хөрмәтебезне ирештерәбез. Әмма бу – сез, авырлыкларны
җиңеп, озак вакытлар киләчәк буын өчен куйган хезмәтегез аша лаек булганның бер
өлеше генә. Сезнең яшегез – тәҗрибә, акыл һәм кыйммәтле киңәшләр хәзинәсе. Без сезгә
кайгыртуыгыз һәм биргән җылылыгыгыз өчен һәрвакыт рәхмәтле булачакбыз.
Сезгә ныклы
сәламәтлек, бәхет, көч-куәт һәм озын гомер телим! Һәр көн сезгә шатлык
китерсен, өегездә тынычлык һәм аңлашу хөкем сөрсен!” – диелә котлауда.