(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның
“Татэлектромонтаж” АҖ-дә булды. Рөстәм Миңнеханов һәм
башка рәсми затларны предприятиенең генераль
директоры Дмитрий Солуянов озата йөрде. Алар цехны карады, предприятие
продукциясе белән танышты.
Чарада Казан Мэры
Илсур Метшин, ТР Премьер министры – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,
Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Кунакларга предприятие
тарихы турында сөйләделәр. Электр щитлары цехында махсус җиһазлар, яңа яктырту
җиһазлары һәм мобиль тест җайланмалары тәкъдим ителде. Шуннан соң тантаналы
митинг узды, анда предприятие хезмәткәрләре, ветераннары, кунаклар катнашты.
“Татэлектромонтаж”
АҖ генераль директоры Дмитрий Солуянов искәртүенчә, предприятие бай тарихка,
югары казанышларга ия. Ул ветераннарга хезмәтләре һәм предприятие казанышларына
керткән олы өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Дмитрий Солуянов сүзләренчә,
республика җитәкчелеге ярдәм белән “Татэлектромонтаж” икътисади яктан нык һәм
республикадан читтәге базарларга да чыга алды. Мәскәүдә предприятие җиһазлары
метрополитенның җиде станциясен ясауда кулланылды, тагын икесен ясыйлар. Татарстан
предприятиесе шулай ук Казан метрополитены станцияләренә махсус җиһазлар ясауга
да җәлеп ителә, нефть-газ һәм нефть химиясе секторы предприятиеләре белән дә
уңышлы хезмәттәшлек итә, “ТАНЕКО” проектын гамәлгә ашыруда да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
чыгышында билгеләгәнчә, “Татэлектромонтаж” АҖ тарихы республиканың индустриальләшүе
белән бәйле. “Нефть сәнәгате, нефть эшкәртү, нефть химиясе, шиналар җитештерү,
төзелеш мәсьәләләре – сез бөтен өлкәләрдә дә катнашасыз, - диде ул. - Хәзерге
вакытта сез хәтта Мәскәүдә дә эшлисез. Күргәнемчә, сез космодромнарда да хезмәт
итәсез. Сезнең югары профессиональ һәм югары технологик коллектив. Гомумән бу
эшкә җитди караш турында, сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Ә
хезмәткәрләр өчен социаль программалар барлыгы сез алга таба каравыгызны
күрсәтә”.
Татарстан
Президенты предприятие коллективына чәчәк атуын һәм икътисади иминлек теләде,
республика җитәкчелеге ягыннан ярдәм булуда ышандырды, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Чара иң яхшы
хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшыру белән
тәмамланды. Хезмәткәрләргә ТР Президенты Рәхмәте, “Татарстан Республикасы
каршында казанышлары өчен” орден медале, “ТР атказанган төзүчесе”, “ТР
атказанган энергетигы” исемнәре һәм бүләкләре бирелде.