(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Алсу Сафина). Башкалада Казан
Кремле территориясе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү өчен төп мәйданчыкларның
берсе булачак. Шулай ук 1-нче июнь көнне шәһәрнең барлык районнарында да балалар
өчен спорт һәм танып белү чаралары оештырылачак. Әлеге көнне уздыру өчен
планлаштырылган чаралар турында эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде
1-нче июнь көнне Казан Кремле территориясе традиция буенча
масштаблы күңел ачу мәйданчыгына әйләнәчәк. Ул үз эшен 11.00 сәгатьтә башлый
һәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. А.Фәизов сүзләренә караганда, балалар
өчен “Волшебники лучезарного города” һәм “Мы любим Кремль” программалары
әзерләнгән.
Горький исемендәге паркта бәйрәм 13.00 сәгатьтән 16.00
сәгатькә кадәр булачак. Биредә шулай ук бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән.
1-нче июнь көнне өлкәннәр дә ял итә алачак. 17.00 сәгатьтән
алып 20.00 сәгатькә кадәр “Казан” гаилә үзәге янында “Мин әни булам” фестивале
үтәчәк – лотереялар уйнату һәм ана капиталы таныклыкларын тапшыру көтелә.
Горки-Әмәт урманында 10.00 сәгатьтә “Подросток” учреждениесе
тарафыннан әзерләнгән “Пиратские каникулы” тематик программасы башланачак. Бәйрәмгә
пират костюмнарында килгән яшь казанлыларга махсус бүләкләр тапшырылачак.
Шулай ук Казанның эре предприятиеләре дә бу көннәрдә читтә
калмый, күбесенең территориясендә хезмәткәрләрнең балалары өчен бәйрәм
программасы әзерләнә.
Бәйрәм программасы 3-нче июнь көнне Казан зооботаника
бакчасында тәмамланачак, биредә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр концерт
һәм фәнни-күңел ачу программасы, понида йөрү һәм мастер-класслар үтәчәк.
“Балаларны яклау зур
мәгънәгә ия. Ул балаларның иминлегенә дә, тормышына да, сәламәтлегенә дә
кагыла. Ягъни белем бирү, дәвалау, тернәкләндерү дә шул төшенчә астында карала,
- дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. - Әлеге программаларга шәһәр
миллиард сумнар бүлеп бирә. Мондый бәйрәмнәр предприятие, иҗтимагый һәм хәйрия
оешмалары өчен балаларга игътибар бирү мөмкинлеге тудыра. Казанда елдан-ел
мондый төрдәге чаралар саны арта, ә аларның эчтәлеге баерак һәм күркәмрәк була
бара”, - дип өстәде ул.
Чараларның тулы исемлеге KZN.RU порталында бастырылган.