(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Алсу Сафина). 25-нче май
көнне Парижның Марс кырында татар халкының милли Сабантуй бәйрәмен уздыруны
Казан Мэры Илсур Метшин әһәмиятле вакыйга дип атады һәм бәйрәмнең Казан һәм
Европаның төп башкалалары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итүен билгеләп
үтте. Казан Мэры Европаның йөрәгендә әлеге чараны оештыруда һәм уздыруда
катнашучыларның барчасына да рәхмәт белдерде.
И.Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР
Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарихи мираска зур игътибар бирүләрен
билгеләп үтте.
Шәһәр башлыгы Париждагы Сабантуйның массакүләм мәгълүмат
чараларын да кызыксындырганлыгын билгеләп үтте, федераль һәм француз матбугаты
алдында күпмилләтле Россия яңа яктан ачылганлыгын искәртте.
Илсур Метшин Сабантуйга 12 илдән ватандашларыбыз килгәнлеген
дә җиткерде. Инде күптән илебездән чыгып киткән кардәшләребез үзләренең
балалары һәм оныклары белән бәйрәмгә килгәннәр, Сабантуйны оештырганнары өчен
рәхмәт сүзләре җиткергәннәр.
Казан Мэры иганәчеләрнең адресларына аерым рәхмәт сүзләре
җиткерде, алар бәйрәмне уздыруның иң мөһим ягын – финанс ягын үз өсләренә
алган.
Илсур Метшин Париждагы Сабантуйның мәдәни программасы “күпмилләтле
Казан, республика, Россиянең күп кырлы булуын” күрсәтергә ярдәм итте дип җиткерле.
Казан Мэры бәйрәм кунаклары арасында милли ризыклар аеруча да зур популярлык
казанганлыгына игътибар юнәлтте.
И.Метшин фикеренчә, Казанның Европаның төп башкалалары белән
мөнәсәбәтләре тулаем алганда яңа дәрәҗәгә чыкты. “Әлеге мөһим эшне дәвам
итәчәкбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.