(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь, Антон Ноздрин). Бүген
Горький-Әмәт урман паркы территориясендә яшь имәннәр һәм каеннар барлыкка
килде. 40 үсентене Казан Мэры Илсур Метшин һәм яшь спортчы-чаңгычылар утыртты. Бу
елда урман паркы территориясендә 275 агач һәм 2715 куак утыртылган.
Казан Мэры чаңгы узышлары буенча балалар-яшьләр спорт
мәктәбенә йөрүчеләр – яшь спортчылар белән аралашып алды, алар инде берничә ел
тренировкаларны паркта уздыра икән. “Бу –тарихи момент. Әлеге агачларны истә
калдырыгыз. Бирегә әти-әниләрегез, киләчәктә үзегезнең балаларыгыз белән килерсез
һәм әлеге агачларны сез утыртканлыкны әйтерсез”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр
җитәкчесе яшьләргә.
Аллея утырту – урман паркы территориясендәге бердәнбер
үзгәреш кенә түгел: төзекләндерү проекты тышкы яктыртулы урман трассасын булдыруны
һәм чаңгы базасын төзүне үз эченә ала. Спортчылар һәм аларның тренерлары
үзгәрешләр турындагы үз фикерләрен җиткерәләр.
Проект буенча урман паркы территориясендә экологик
үзәк төзү каралган. Биредә төрле лекцияләр, семинарлар, ачык дәресләр узачак.
Горький-Әмәт урман паркы махсус саклана торган табигать территориясе булып
торганга, экосукмаклар булдыру каралган. Хәзерге вакытта биредә йомшак
капламның төзелеше тәмамлана, яктырту баганалары инде урнаштырылган. Объектны ноябрь
аенда ачу көтелә.
Агач утырту чарасында шулай ук Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәсе Игорь Куляжев, Совет
районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов, шәһәрнең Совет районы депутатлар берләшмәсе вәкилләре һәм
башкалар катнашты.