Казанда Кытай Халык Республикасының Генераль консуллыгы ачылачак
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU,
3-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Якын арада Казанда Кытай Халык Республикасының Генераль
консуллыгы ачылачак. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында КХР Генераль
консулы вазыйфасын башкаручы господин Чэн Вэй белән очрашты. Шәһәр Башкарма
комитетында узган очрашуда Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче
урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Казанның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү
комитеты директоры Дарья Санникова катнаштылар.
И.Метшин Кытай кунакларын сәламләде һәм Казанда
Генераль консуллык ачу вакыйгасының көтеп алынган һәм Татарстан башкаласының
иҗтимагый-сәяси тормышы өчен әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте. “Безнең эшмәкәрлек,
мәдәният, спорт өлкәләрендә уртак проектларыбыз бик күп. Без әлеге
хезмәттәшлекне үстерергә теләр идек. Консуллык ачу – безнең мөнәсәбәтләрне
үстерүдә зур адым”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Господин Чэн Вэй Казан Мэрына җылы каршы алуы өчен
рәхмәт белдерде һәм шәһәрдән бары тик матур тәэсирләр генә алуын җиткерде.