И.Метшин ТР Дәүләт Советының 22-нче утырышында катнаша
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). Казанда бишенче чакырылыш Татарстан
Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышы бара. Сессия эшендә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер
Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, Хөкүмәт
әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин алып бара.
Президиум киңәше буенча көн кадагына 24 мәсьәлә чыгарылган, шул исәптән 11
республика закон проекты, 5 федераль закон проекты һәм ике Россия төбәкләренең
законлы инициативасыы. Егерме икенче Дәүләт Советы утырышында 40 мәсьәлә
каралачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.