(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). Бүген
Казанда «Татарлар һәм Татарстан
тарихы буенча 100 китап» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер
Шәймиев Казан Мэры Илсур Метшин да карады.
Күргәзмә татар халкы тарихы музеенда ачылды һәм
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендге Тарих
институтының 20 еллыгына багышланган иде.
Күргәзмә турында кыскача гына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
вице-президенты, Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов
сөйләде.
20 еллык фәнни эшчәнлеге чорында Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты галимнәре
1000дән артык монография чыгарган. Шулар арасында «Tartarica» һәм
«Bulgarica» сериясе атласлары – Тарих институтының фундаменталь һәм гамәли
тикшеренүләр нәтиҗәләре. Быел «Көнбатыш Урал итәге татарлары тарихы»ның беренче
томы, «Алтын Урда бөтендөнья тарихында» коллективның уртак эше дөнья
күрде, ул Оксфорд университеты белән берлектә эшләнгән, «Кырым татар халкы
тарихы һәм мәдәнияте ядкярләре җыелмасы»ның беренче томы һәм башкалар
чыгарылды.
Күргәзмәгә шулай ук «Көнбатыш татарлары тарихы һәм мәдәнияте», «Кырым
тарихи күзәтүе», «Алтын Урда күзәтүе», «Керәшен татарлары тарихи күзәтүе» фәнни
хезмәтләре куелган иде.
Рафаэль Хәкимов сүзләренчә, «галимнәрне алардан соң калган хезмәтләре
буенча бәялиләр». Ул билгеләп үткәнчә, экспозициядә тематика
буенча аеруча әһәмиятле һәм саллы 150-гә якын китап тәкъдим
ителгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ш.Мәрҗани ис.Тарих
институты эшенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Ул шулай ук ассызыклаганча, дөнья
күргән «Борынгы заман татарлары тарихы» җиде томлыгы – бу галимнәр
коллективының гаять зур хезмәте нәтиҗәсе.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан
Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты коллективын
юбилей белән тәбрикләде. «Һәркем үз тарихын белергә тиеш, - диде Рөстәм
Миңнеханов. - Тарихыңны белсәң, киләчәгеңне дә планлаштыра аласың».
«Татарстан Республикасы алдындагы
казанышлары» ордены медале белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
вице-президенты, Ш.Мәрҗани ис.Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов
бүләкләнде.
Татар халкы тарихын үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән лаеклы өлешләре
өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән Татарстан Республикасы
Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты хезмәткәрләре – «Борынгы
заман татарлары тарихы» җиде томлыгының авторлар коллективыннан булган
хезмәткәрләр бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.