(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Казанда “Бердәм
Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXVI
конференциясе узды. Конференцияне партиянең Казан җирле бүлеге секретаре Илсур
Метшин уздырды. 261 депутатның 220-е бар иде, карар кабул итәр өчен кворум
булды. Конференциядә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов һәм “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлегенең башкарма
комитет җитәкчесе Наталья Гречанникова катнаштылар.
Җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына
депутатлар сайлау кампаниясенең нәтиҗәләре көн кадагындагы мәсьәлә булды. Катнашучылар
алдында чыгыш ясаганда, Илсур Метшин “Бердәм Россия”нең ышанычлы җиңү яулавы
Россиядә һәм Татарстанда кризис һәм тотрыксызлыкка каршы тора алырдай башка
команда булмавына дәлил булуын билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе Дәүләт Думасына
сайлауларга аеруча да тукталып үтте.
Чара барышында бүгенге көндәге чишәсе мәсьәләләр, проблемалы
өлкәләр турында сөйләнелде. Торак-коммуналь хуҗалык тармагының күпфатирлы йортларга
ремонт ясау, ишегалларын һәм квартал эчендәге юлларны төзекләндерү –
шундыйлардан. “Без республика һәм хакимият ярдәме белән алга барачакбыз,
хәзерге вакытка инде ишегалларның яртысы тәртипкә китерелгән, асфальтның һәр
икенче метры ремонтланган. Алда әле башкарасы эшләр бик күп. Без, җитлеккән
сәяси партия буларак, шуны җиткерәбез: башкара алмый торган эшләргә
өметләндермибез, вәгъдә итәбез икән - эшлибез”, - диде И.Метшин.
Конференция азагында традиция буенча Илсур Метшин “Бердәм
Россия” партиясенең яңа әгъзаларына партбилетлар тапшырды. Моннан кала,
партиянең кайбер әгъзалары партия проектларын тормышка ашырудагы уңышлары һәм
сайлау алды кампаниясендәге актив катнашулары өчен Рәхмәт хатларына ия
булдылар.