(Казан
шәһәре KZN.RU, 2-нче
ноябрь, Алсу Сафина). Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин замананың
күренекле композиторы София Гобәйдуллина
белән очрашты.
Күренекле шәхес Татарстан
башкаласына үзенең юбилеена багышланган
бәйрәм чараларында катнашу өчен кайтты.
«Казан
тарихы таҗында сез - зур
асылташ, - диде Илсур
Метшин, дәрәҗәле кунакка
мөрәҗәгать итеп. – Юбилей
чараларына кайтуыгызга без бик шат. Сез
безнең горурлыгыбыз. Казанда булып
киткәннән соң сезнең иҗатыгыз тагын да
баеса иде дигән теләктә без».
Шәһәр
башлыгы София Гобәйдуллинаны
истәлекле көн белән тәбрикләп, Казанны
күргәннән соң барлыкка килгән тәэсирләре
белән кызыксынды. «Казан киң колач җәеп
каршылый. Минем кәефем шундый: туган
җиремә кайткач мин актив рәвештә нәрсәдер
эшли башлыйм», - дип җавап бирде София
Гобәйдуллина.
Композитор
очрашуга кадәр үткән матбугат
конференциясендә алган тәэсирләре
белән уртаклашты. Чарада журналистлардан
башка, Казанның киң җәмәгатьчелек
вәкилләре һәм шәһәрдәге музыка мәктәпләре
директорлары катнашкан. «Бик күп сораулар
яңгырады – алар болай гына бирелмәде, бик эчтәлекле, мәгънәле иде. Мин ачыктан-ачык җавап бирдем.
Кайберләре бик актуаль, мисалга, без
композиторлар бу җиһанга үзебездән
нинди өлеш кертә алабыз, дигән
мәгънәдәгеләре бар иде.
Яхшы кешеләр бик күп җыелды. Бу шуның кадәр бай эчтәлектәге чара
булды! - диде София
Гобәйдуллина. - Мондый
очрашуларның бәһасе юк, алар башланган
эшне дәвам итәргә илһам бирә».
София
Гобәйдуллина
Заманча музыка үзәгенә рәхмәт
сүзләрен җиткерде. «Мин
бик шат. Балачагым үткән йорт
иҗат кешеләре өчен уңайлы очрашу урыны
була алыр дип беркайчан да уйлап
караганым булмады, - диде
композитор. – Берничә
кеше мәдәни әһәмияткә ия зур эш башкара.
Без дөньяны тулысынча үзгәртә алмыйбыз
– без аны өлешчә яхшырта, илаһи мәгънә
бирә алабыз. Менә үзәк җитәкчеләре нәкъ
шул эшләрне башкара». «Заманча
музыка үзәге креатив башкаручыларны,
музыкантларны,
композиторларны берләштерә.
Биредә чыннан да уңайлы мохит булдырылган»,
- дип кунак белән ризалашты
Мэр.
Шәһәр
башлыгы юбилярга
бүләк итеп Татарстанның
иң яхшы күн осталары тарафыннан эшләнгән
читекләр һәм ноталар өчен
сумка тапшырды.
Казан
ратушасында үткән очрашуда
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов,
Россиянең Композиторлар
берлеге һәм ТР Композиторлар берлеге
рәисе Рәшит
Кәлимуллин,
София Гобәйдуллина
исемендәге Заманча музыка үзәге директоры
Ләйлә
Гарифуллина катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, бүген Ратушада композиторның
юбилеена багышлап «Мәхәббәт
йолдызлыгы астында. Композитор
София Гобәйдуллина»
китабын
һәм «Мәхәббәт йолдызлыгы астында. София
Гобәйдуллина Казанда» исемендәге
документаль
фильмны
тәкъдим
иттеләр.
Күргәзмәләр
залында Россия,
Германия
һәм Франция
рәссамнары тарафыннан иҗат ителгән
картиналардан торган «Рәссамнар
– София
Гобәйдуллинага»
күргәзмәсе
ачылды.
Иртәгә
Казан
ратушасында
«Те
salutant, Sofia!» дигән
юбилей концерты үтә.
Концерт
кунакларын
София Гобәйдуллина әсәрләреннән иҗат
ителгән ике премьера көтә.
4-нче
ноябрьдә
яшь музыкантлар «Нәни Софиядә кунакта»
дип исемләнгән концертта чыгыш ясаячаклар.
Чара София Гобәйдуллина укыган
П.И.Чайковский
исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка
мәктәбендә үтә. Бирегә композитор үзе
киләчәк.
Шул ук көнне С.Гобәйдуллина исемендәге
Үзәктә композитор һәм республиканың
сәнгать әһелләре катнашында очрашу
үтәчәк.