(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Алсу Сафина). Туризм шәһәрнең
социаль-икътисади үсеше катализаторы булып тора, шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын
үстергә ярдәм итә. Шундый фикерне Казан Мэры Илсур Метшин бүген Казан шәһәр
Думасының чираттан тыш XI сессиясе барышында җиткерде, фикер алышуның бер
темасы итеп туристик тармакны үстерү алынган иде.
“Төп бурыч – шәһәрдә конкурентлыкка сәләтле нәтиҗәле туристик
инфраструктураны үстерү, Казанны дөньякүләм мәгълүмати киңлеккә интеграцияләү,
- дип саный Илсур Метшин. – Бу – белем бирү, медицина, спорт, эшлекле һәм хаҗ
туризмы өлкәсендәге туристик программаларны булдыру мәсьәләләре”.
Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья
Санникова мәгълүматларына караганда, 2016 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр
Казанга 2 млн. турист килгән, ел ахырына кадәр әлеге сан 2,5 млн.га җитәр дип
көтелә.
Комитет каршында торган туризм өлкәсендәге уңышлар һәм
бурычлар турында сөйләп, Д.Санникова Казанның туристик потенциалы бу елда
Россия шәһәрләрендә тәкъдим ителгәнлеген җиткерде. Киләсе елда әлеге эш илнең
кечкенә шәһәрләрендә дә дәвам ителәчәк. Моннан кала, туризм өлкәсендә
Барселона, Париж, Милан кебек шәһәрләр белән килешү төзү планлаштырыла. Шуны да
билгеләп үтәргә кирәк, Казан эчке туризм буенча Россия шәһәрләренең зур ихтыяҗга
ия булган шәһәрләре өчлегенә кергән.
“Туризм социаль проблемаларны чишүдә әһәмиятле роль уйный:
бу - өстәмә эш урыннары булдыру, эш белән тәэмин ителешнең үсеше, элемтә,
сәүдә, транспорт, сувенир продукциясен җитештерү, туклану һәм төзелеш
өлкәсендәге кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү дә”, - дип билгеләде Илсур
Метшин.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, туристик өлкәне үстерү –
шәһәрнең социаль-икътисади үсешендәге әһәмиятле мәсьәләләренең берсе.