(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Антон Ноздрин). Казан дөньяга
киң карашлы булган сәламәт, спорт яратучы, белемле һәм мәдәни кеше тәрбияләр
өчен уңайлы мохиткә ия. Шундый фикерне Казан шәһәр Думасының XI сессиясендә
бүген шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат
Фәизов җиткерде. Ул Татарстан башкаласында хәзерге көндә 30 яшькә кадәрге ярты
миллионлап кеше яшәгәнлеген җиткерде.
А.Фәизов үзенең эшендә Комитетның РФ дәүләт яшьләр сәясәте
нигезләре, Россия яшьләренең методик тәкъдимнәре кебек берничә стратегик һәм
тактик документларга таянганлыгын билгеләп үтте. Комитет рәисе шулай ук Казанда
2015-2017 елларда яшьләр сәясәтен үстерү турындагы муниципаль программа гамәлгә
ашырылганлыгын искәртте. “Узган яртыеллыкта без әлеге программаның экваторын
уздык. Бу аралыкка нәтиҗәне ясап, шуны әйтергә була, максатчан индикаторлар
график буенча 100%-ка башкарыла”, - дип җиткерде доклад укучы.
А.Фәизов яшьләр турында сөйләгәндә, аларга кагылышлы
проект-программаларны искә алды, торак шартларын яхшыртылуы турында искәртте,
яшь эшмәкәрләргә мәгариф программалары һәм методикалары әзерләнүен җиткерде. Докладчы
үз чыгышында яшьләр оешмаларына ярдәм күрсәтү, төрле чаралар уздыруга булышу
турында да җиткерде. Шәһәрдәге яшүсмерләр клублары, балалар лагерьлары турында сөйләде.
Шәһәр җитәкчесе яшьләрнең башкаланы калдырып китүләренә юл
куймаска кирәклеген билгеләп үтте. Казан Мэры бигрәк тә авыр тормыш
ситуациясенә тарыган яшьләргә игътибар юнәлтергә чакырды. “Безнең яктан ярдәмне
шәһәрдәге һәр яшь кеше тоярга тиеш”, - дип җиткерде И.Метшин.