(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан депутатлары
шәһәр Башкарма комитетының 2016 елның 5-нче августыннан чыккан карары белән
кабул ителгән “Шәһәрлеләргә торак” программасын тормышка ашыруны контрольдә
тотачаклар. Илсур Метшин Башкарма комитетка тиешле чараларны күререгә кушты:
чиратта торучы бер генә кеше дә Казан шәһәр Думасының 2007 елның 4-нче июленнән
кабул ителгән “2007-2027 елларга шәһәрлеләргә торак” программасы турында”гы карарын
үз көчен югалтуы сәбәпле документларын яңа баштан рәсмиләштерү нәтиҗәсендә
торак шартларын яхшырту мөмкинлеген югалтмаска тиеш.
“Торак сәясәте идарәсе” учреждениесе җитәкчесе Марсель
Габделхаков сүзләренә караганда, закондагы үзгәрешләр сәбәпле муниципаль
программалар муниципаль берәмлекнең башкарма органы тарафыннан раслана. Казан
Башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән “Шәһәрлеләргә торак” программасы
Казан шәһәр Думасы карары белән кабул ителгән “2007-2027 елларда шәһәрлеләргә
торак” программасына тиңдәш, шулай итеп, 2007 елның 4-нче июленнән кабул
ителгән әлеге карар үз көчен югалта.
“9 ел элек безнең тарафтан расланган программа эшләп килә
һәм нәтиҗәләрен күрсәтә. Бүген без программаны япмыйбыз, ул үз эшен дәвам
итәчәк, һәм без аның тормышка ашырылуын контрольдә тотачакбыз. Чөнки ул
казанлылар өчен яхшы шартларда торак алу мөмкинлеге булып тора”, - дип җиткерде
И.Метшин.
М.Габделхаков сүзләренә караганда, “Шәһәрлеләргә торак”
программасы социаль найм килешүе буенча торак алуга чиратта торучыларга, Бөек Ватан
сугышы ветераннарына, алданган өлеш кертеп фатир алучыларга, муниципаль
ихтыяҗлар өчен йортлары һәм участоклары алынган гражданнарга, муниципаль хезмәткәрләргә,
яшь галимнәргә һәм муниципаль берәмлек башлыгы тәкъдим иткән чиратта торучы
кешеләргә ташламалы шартларда кичектереп түләү шарты белән торак алырга
мөмкинлек бирә.