(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Антон Ноздрин). Бүген
шәһәр Ратушасында узган Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XI сессиясе
барышында Казан Мэры Илсур Метшин дәүләт һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр
арасында Казан предприятиеләре, югары уку йортлары, төрле структура һәм Казан Башкарма
комитеты белгечләре бар иде.
РФ Президенты боерыгы нигезендә II дәрәҗәдәге “Ватан
каршындагы казанышлары өчен” ордены медале белән Казан Башкарма комитеты
аппараты җитәкчесе урынбасары – шәһәрнең Хокукый идарә башлыгы Виктор Яковлев
бүләкләнде. ТКХ комитеты рәисе урынбасары Сергей Сотовка “Фидакарь хезмәте өчен”
медале тапшырылды. Казан шәһәр Думасы аппаратының норматив-хокукый идарә бүлеге
җитәкчесе Әлфия Ибраһимовага “ТР атказанган юристы” исеме бирелде. Киров һәм
Мәскәү районнары администрациясенең гомуми бүлек җитәкчесе Розалия Хәсәновага
күпьеллык нәтиҗәле эше өчен ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.
“Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте
өчен” аерым хөрмәтләү билгесе Казанның ГХАТ идарәсе бүлеге җитәкчесе Ирина Ильинага,
“Карсар” ҖЧҖ президенты Альфред Шиһабетдиновка, шәһәрнең Капиталь ремонт идарәсе
директоры Рәис Кәримовка бирелде. Казанның мактау грамоталарына РФ Эчке эшләр
министрлыгы идарәсе хезмәткәре Григорий Аверьянов, Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ
кафедрасы җитәкчесе Ринат Йосыпов лаек булды.
Казан Мэрының Рәхмәтләре түбәндәге казанлыларга бирелде: ТР
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кадрлар идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеевка,
“Мегафон” ачык акциоинерлык җәмгыятенең Идел буе филиалының ТР буенча төбәк
бүлеге директоры Джемали Авалишвилига, КФУның беренче проректоры Рияз Минзариповка,
“Главтатдортранс” Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү
буенча баш идарәсе коллективына.
Казанның Мактау грамотасы “Волга-Автодор” ҖЧҖ директоры
Марат Дәүләтшинга тапшырылды. Казан Мэрының Рәхмәте “Волгадорстрой” ҖЧҖ
хезмәткәрләре Марсель Атнагулов һәм Динар Сәмигуллинга, “Волга-Автодор” ҖЧҖ
хезмәткәрләре Руслан Хәкимов һәм Иван Шевыревка, “Каздорстрой” ҖЧҖ
хезмәткәрләре Гадел Гиззатуллин, Ленар Сибгатуллин, Динар Якуповка белдерелде.
Моннан кала, РФ Федераль сак хезмәте директоры боерыгы
буенча “Физик әзерлек һәм спорттагы уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән
Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты җитәкчесе Светлана Вострикова бүләкләнде.