(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Алсу Сафина, Михаил
Ченцов). Алексей Соколов РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә җитәкче
итеп билгеләнде, моңа кадәр ул Яр Чаллыда шундый ук вазыйфа башкара иде. Яңа җитәкчене
идарә хезмәктәрләренә ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Казан
Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.
“Безгә әзерлекле кадр килде, ул зур хезмәт юлы үтеп,
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының иң катлаулы һәм зур бүлекчәсен – Яр Чаллының
Эчке эшләр идарәсен җитәкләде. Бездә эшләр өчен барлык шартлар да бар”, - диде
Казан Мэры Илсур Метшин Соколовның билгеләнүе турында.
Артем Хохорин яңа җитәкче турында сөйләп үтте: Алексей
Соколов Зәйдә туган, 1994 елдан 2011 елга кадәр хәрби хезмәт үткән. Өч ел ул
Чистай шәһәре эчке эшләр бүлеген җитәкләгән, 2013 елның сентябреннән – Яр Чаллы
буенча Эчке эшләр идарәсен. “Әлеге еллар эчендә аның җитәкчелеге астында бик
күп эшләр башкарылган, шуңа да эшендәге сыйфатына карата шик юк”, - дип
ассызыклады Артем Хохорин.
Мэр шәһәр үсешенең иң өстенлекле 12 юнәлешләренең берсе имин
шәһәр булулын билгеләп үтте һәм Казан эчке эшләр идарәсенең яңа җитәкчесенә уңышлар
теләде.