Шәһәр Ратушасында Казан шәһәр Думасының XI сессиясе башланды
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Шәһәр Ратушасында Казан
шәһәр Думасының XI сессиясе башланды. Ул шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә
уза.
Утырышта 42 депутат катнаша, карар кабул итәр өчен кворум
бар.
Фикер алышу өчен көн кадагына 12 мәсьәлә чыгарылган:
Казанда физик тәрбия һәм спортны үстерү турында;
Казанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында;
Казанда туризмны үстерү турында;
Казанда су һәм урманнарга кагылышлы законнар җыелмасы үтәлеше турында;
«2007-2027 елларга шәһәр халкына торак» программасы турында;
Социаль ипотека программасы буенча торак урыны алуда кичектергесез ярдәм кирәк
булган Казан халкы турында;
Казан шәһәр Думасының «2014-2016 елларга Казан шәһәренең муниципаль милкен
хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау
комиссиясе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын әзерләү, раслау һәм аларга
үзгәрешләр кертү тәртибе турындагы нигезләмә турында;
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр
төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма комитеты органнары турындагы аерым
карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.