(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь, Антон Ноздрин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм игътибары белән Казанда ел саен төзекләндерү таләп ителгән юллар, ишегаллары һәм тротуарлар норматив хәлгә китерелә. Бу турыда бүген шәһәр Башкарма комитетында үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Утырышта 2016 елда башкарылган төзекләндерү эшләренә нәтиҗәләр ясадылар. Бу елны юлларны төзекләндерү программасын финанслау өчен 3,1 млрд. сум акча бүлеп бирелгән.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, бу елны Казанда 2 млн.кв.м урам һәм ишегалды төзекләндерелгән. «2011 елдан башлап юл эшләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча шәһәрдә, гомумән алганда, 10 млн.кв.м асфальт-бетон капламы, ягъни һәр икенче квадрат метр төзекләндерелгән», - дип җиткерде И.Куляжев.