(Казан
шәһәре KZN.RU, 24-нче
октябрь, Алсу Сафина).
Бүген эшлекле дүшәмбе
утырышында Казан Мэры Илсур Метшин
Икътисади үсеш комитетына
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү
һәм социаль яклау министрлыгы, Казанның
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм
прокуратура белгечләре белән бергә
Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү
үзәгенә эш урыннары тәкъдим иткән
оешмаларны
стимуллаштыра торган чаралар эшләү
бурычын йөкләде.
Казанның
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге
директоры
Марат Хәйруллин
хәбәр
иткәнчә, бүген мәгълүматлар базасында
17 мең эш урыны бар. 1-нче
октябрьгә ясалган нәтиҗәләр буенча,
Казанда эшләми торган
4380 кеше
теркәлгән, шул рәвешле бер эшләмәүче
кешегә 3 эш урыны туры килә. Ләкин тәкъдим
ителә торган эш урыннары буенча хезмәт
хакы түбән
– 10 меңнән
алып 20
меңгә
кадәр.
«Икътисади
кризис күзәтелгәнлектән, без бу елны
бераз куркудан башлап җибәрдек, эшсезләр
саны артыр дип уйладык. Ләкин статистика
буенча, без эшсезләр санын узган елгыга
караганда да киметә алганбыз. Хезмәт
базарында хәлләр тотрыклы,
ләкин безгә хезмәт
базарында хәлләрне яхшырту өчен алга
омтылырга җирлек бар», - диде
Илсур Метшин.
Шәһәр
башлыгы кызыксынган сорауларның берсе:
ни өчен эш тәкъдим итүчеләрнең 2%-ы гына
Казанның Халыкны эш белән
тәэмин итү үзәгенә вакансияләр
бирә. Марат Хәйруллин
сүзләренчә, калганнар
исә «РФ халыкны эш белән тәэмин итү
турында»гы Федераль закон таләпләренә
буйсынмыйлар. Бу исә хезмәт базарындагы
хәлләрнең торышы һәм эшсез гражданнарның
эшкә урнашу мөмкинлекләре турында тулы
мәгълүмат булмавын китереп чыгара.
Мэр
фикеренчә, бу эштә 100-процентлы
күрсәткечләргә ирешеп булмаячак, чөнки
«бүген ачылган хосусый кече предприятиеләр
иртәгә инде ябылырга мөмкин». Ләкин
шуңа да карамастан, әлеге мәсьәләгә
шәһәр прокуратурасы белән бергә яхшылап
ачыклык кертергә кирәк. «Шәһәрнең
халыкны эш белән тәэмин итү үзәге зур
эш башкара. Бергәләп уртак карарлар
кабул итәчәкбез», - диде шәһәр башлыгы.