(Казан
шәһәре
KZN.RU, 24-нче
октябрь).
Бүген Казанның мактаулы
гражданы, композитор
София Гобәйдуллинага
85 яшь тулды. Татарстан башкаласында
әлеге уңайдан бик күп чаралар башланып
китә.
«Без
София Әсгать
кызы белән бик горурланабыз. Ул инде
күптәннән дөнья күләмендә танылган
шәхес, ләкин иң куанычы шул, ул – безнеке.
Эчке дөньясы гаҗәеп бай
булган әлеге тыйнак
шәхескә багышланган барлык
чараларны да тирән ихтирам
белән югары дәрәҗәдә
үткәрергә кирәк. Без
түземсезлек белән аның юбилей чараларына
кунакка кайтуын көтәбез», - диде бүген
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма
комитетында үткән эшлекле дүшәмбе
утырышында.
Мәдәният
идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов
сөйләвенчә, республика
башкаласында С.Гобәйдуллина
исемендәге III Халыкара пианиночылар
бәйгесе һәм «Concordia» VI Халыкара
заманча музыка фестивале үтә. Әлеге
бәйгеләр бүген башланып китә.
«Без
София Әсгать кызын
Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган
юбилей тантаналарына зур дулкынлану
белән көтәбез, - диде
А.Абзалов. – Төп бәйрәм
мәйданчыгы Казан ратушасы
булачак».
2-нче
ноябрь
көнне биредә композитор катнашында
матбугат конференциясе үтәчәк.
София Гобәйдуллина
исемендәге Казан үзәгенең иҗат төркеме
композиторның юбилеена багышлап
«Мәхәббәт йолдызлыгы
астында. Композитор София Гобәйдуллина»
китабын һәм «Мәхәббәт
йолдызлыгы астында. София Гобәйдуллина
Казанда» исемендәге документаль
фильм тәкъдим итәчәк. Ратушаның
күргәзмәләр залында Россия,
Германия һәм Франция
рәссамнары тарафыннан иҗат ителгән
картиналардан торган «Рәссамнар
– София Гобәйдуллинага»
күргәзмәсе ачылачак.
3-нче
ноябрьдә Казан
ратушасында
«Те salutant, Sofia!» дигән юбилей
концерты үтә. «Концерт
кунакларын София Гобәйдуллина
әсәрләреннән иҗат ителгән ике премьера
көтә», - диде Мәдәният идарәсе башлыгы.
Азат
Абзалов юбилей чараларын
бәйрәм итү кичәләрендә Казанның сәнгать
мәктәпләрендә укучылар катнашачагын
да әйтеп үтте. 4-нче
ноябрьдә яшь
музыкантлар
«Нәни Софиядә кунакта» дип исемләнгән
концертта
чыгыш ясаячаклар. Чара София Гобәйдуллина
укыган П.И.Чайковский
исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка
мәктәбендә үтә. Бирегә композиторның
килүе көтелә. Шул ук көнне С.Гобәйдуллина
исемендәге Үзәктә композитор һәм
республиканың сәнгать әһелләре катнашында
очрашу үтәчәк.
«Юбилей
чаралары декабрьгә кадәр
дәвам итә. Казан дәүләт
технология университетында үтәчәк
«София Гобәйдуллинаның музыкаль
аһәңнәре» концерты һәм аннан соң Мәскәү
дәүләт филармониясенең Кече залында
оештырылачак концерт финал өлеше
булачак. Мәскәүнең
«Яңа музыка студиясе» ансамбле
һәм Казанның «Яңа музыка» камера
оркестры башкаруында София
Гобәйдуллинага
багышланган әсәрләр һәм юбиляр
үзе иҗат иткән музыка яңгыраячак»,
- дип билгеләп үтте А.Абзалов.