Халыкара музыка фестивале якынча 200 мең тамашачы җыячак
(KZN.RU, 20 июнь). Шәһәр Мэриясендә узган "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә быелгы "Тынычлык яратылышы" фестиваленә 200 меңгә якын тамашачы җыелуы көтелә - дип тамашачылар санына карата фаразлар ясалды.
Быел фестивальда дөньяның 12 иленнән легендар музыкаль төркемнәр һәм танылган музыкантлар чыгыш ясаячак, фан-зонага фест кунаклары сыйфатында 4000 кеше теркәлгән, аккредитацияне 309 журналист узган (узган елны бу сан 260 булган!), шулай ук Казанга ел саен килә торган "Известия", "Коммерсант", "Огонек" журналы, "Наше радио" федераль басмалары хезмәткәрләре көтелә.
Кунакларның күпләп килүе тиешле әзерлек һәм сервис таләп итә. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, барысы да тел тидермәслек итеп узарга тиеш. "Пассажирларны фестиваль урынына вакытында алып килү, кунакларның иминлеге саклау, ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының кизү торуында тоткарлыклар булырга тиеш түгел",- дип белдерде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, автобусларның чисталыгы һәм аларны җилләтү мөмкинлеге, хәрәкәтләнүләре авыр бирелгән кешеләрнең чарада катнаша алулары, биобәдрәфләрнең җитәрлек санда булу кебек бик тә әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар бирү зарур.
"Кешеләр күп җыелган урында куркынычсызлык чараларына тагын да күбрәк игътибар бирелә, әмма шул ук вакытта без кешеләрнең кәефен бозарга тиеш түгел", - дип аңлатты И.Метшин.
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, "Тынычлыкның яратылышы" фестивалендә шәһәрнең Эчке эшләр идарәсеннән 1114 хезмәткәр эшләячәк, транспорт эше кичке 11 сәгатькә, метро эше төнге 12 кадәр оештырыла.
ހФестивальне оештыру югары дәрәҗәдә булырга тиеш", - дип нәтиҗә ясады Мэр.