(KZN.RU, 19-нчы июнь). Бүген Казанда “Олимп” спорт комплексында “Игелек әләме астында!” Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында хәйрия футбол матчы узды.
“Росич-Старко” командасы һәм Казан Мэриясе җыелма командасы Казан футбол кырында бишенче тапкыр очрашты. Иптәшләрчә футбол матчы узган елгы кебек – 3:3. Пресс-конференциядә Россия Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович билгеләп узганча, “без биредә балаларга файда китерү һәм тамашачы күңелен ачу өчен җыелдык”.
Шуны әйтергә кирәк, “Игелек әләме астында!” акциясе кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ, ятим балаларга ярдәм итү, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максаты белән үткәрелә.
“Дусларыбызны Россиянең спорт башкаласында сәламләргә шатбыз, - диде Казан Мэры Илсур Метшин һәм алдан ук булачак матчның нәтиҗәсен белгән кебек – Футбол галиҗәнап җиңүенә ышанам”. “Игелек әләме астында!” акциясе кысаларындагы чаралар җиденче ел рәттән үткәрелә. Беренче тапкыр акция 2005 елның 12 июнь көнне узды. 2006 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган чара статусын алды. Акцияне 6 ел үткәрү дәвамында Үзәк Россия, Идел буе, Урал, Себер, Краснодар крае шәһәрләрендә 100-дән артык хәйрия матчлары узды. 2005-2011 елларда балаларга дәвалауга гарантия биргән 159 миллион сумга 1275 сертификат тапшырылды.
Казан командасы составында шәһәр Мэры Илсур Метшин (9 номеры астында), Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәһриев (№5), 7 номеры астында “Рубин” ФК баш тренеры Корбан Бердыев, “Рубин” ветераннары - Сергей Харламов, Айрат Гайнуллин.
“Росич – Старко” командасы уенчылары арасында – РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович (7 номеры астында), “Спартак” ФК ветераны Сергей Шавло (11 номеры), актер Марат Башаров, фигурист Илья Авербух. Команда голкиперы – “Старко” футбол клубы президенты, “Игелек әләме астында!” Бөтенроссия акциясен оештыручы Юрий Давыдов.
Матч тәмамлану белән авыру балаларга гарантияле дәвалану сертификатлары тапшырылды. Быел шәһәр Мэры йөкләмәсе буенча Казан Сәламәтлек саклау идарәсе хәйрия ярдәменә мохтаҗ 72 баладан торган исемлек әзерләгән. Балаларның күбесе дару препаратларына, кыйммәтле дәвалануга яисә ортопедия җиһазларына мохтаҗ инвалидлар. Нәтиҗәдә, бүген 72 Казан гаиләсенә 2,5 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Футбол кырында 23 ата-анага сертификат, йомшак уенчык һәм бүләкләр тапшырылды. Матч Россия эстрадасы йолдызлары концерты һәм хәйрия лотереясен уйнату белән тәмамланды.