(KZN.RU, 20-нче июнь). Казаны төзекләндерү эшендә яңа технологияләр кулланылачак. Аерым алганда, кыш көне ком һәм тоз кушылмасы урынына заманча реагентларны куллану газон һәм яңгыр канализацияләрен тыгылудан саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу хакта сүз шәһәр Башкарма комитетында узган “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә барды.
Тышкы төзекләндерү комитеты комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, ком-тоз кушылмасын файдаланудан ел саен 250 мең кв.м кадәр газон бетә. “Без аларны яңадан торгызырга мәҗбүр, - дип билгеләде И.Куляжев. – Яңа, экологик яктан куркынычсыз реагентларны куллану газоннарны торгызуга бүленеп бирелгән акчаларны нәтиҗәлерәк куллану мөмкинлеге бирәчәк”.
“Ел саен без 100 мең тоннага кадәр ком-тоз кушылмасын әзерлибез. Кушылма газон һәм яңгыр канализацияләрендә утырп кала, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Яз көне исә барысын да бюджет акчасына торгызабыз”.
“Беренче карашка, реагентларны куллану традицион кушылма белән чагыштырганда кыйммәтрәккә чыга. Әмма алар нәтиҗәлерәк. Яңгыр канализацияләренә һәм яшел утырмаларга зарар андый ук күләмдә булмаячак. Әкренләп ком-тоз кушылмасын файдаланудан китәрбез. Булачак сезонда яңа реагентларны кулланылачак юллар саны артачак. Шәһәр төзекләндерүнең барлык хезмәтләренә мондый бурыч куелды”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.